Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә Мәрҗани туган көндә Сүзлекләр көнен уздыру яклы

Якташыбыз Әтнә районының Ябынчы авылында туган татарның олуг галиме Шиһабетдин Мәрҗанига кагылышлы бер генә язманы да игътибарсыз калдыра алмыйбыз. "Ватаным Татарстан" газетасында басылганын да горурланып укыдык. Әлеге язмада менә мондый юллар бар: "...Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818 - 1889) "Вафиятел әс¬лаф тәхийәт әл-әхләф" хезмә¬тен¬дә күре¬некле алты мең кеше¬безнең кыскача тәрҗе¬мәи хәле бар....

Якташыбыз Әтнә районының Ябынчы авылында туган татарның олуг галиме Шиһабетдин Мәрҗанига кагылышлы бер генә язманы да игътибарсыз калдыра алмыйбыз. "Ватаным Татарстан" газетасында басылганын да горурланып укыдык. Әлеге язмада менә мондый юллар бар:

"...Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818 - 1889) "Вафиятел әс¬лаф тәхийәт әл-әхләф" хезмә¬тен¬дә күре¬некле алты мең кеше¬безнең кыскача тәрҗе¬мәи хәле бар. Галим¬нең "Мос¬тафадел әхбәр фи әх¬вәли Казан вә Болгар" китабында да узмышыбызга, кү¬ренекле зат¬ларыбызга кагылышлы бик күп мәгълүмат табарга мөмкин... һәм нигә безгә дә 13 гыйнварда - татар халкының укымышлылык, мәгъ¬рифәт¬челек символы булган Мәр¬җанинең туган көнендә Сүзлекләр көнен билгеләп узмаска?!" - укып чыгыгыз һәм уйланыгыз! Ни дәрәҗәдә мәгълүматлы без...

Мәрҗани түрдә торсын

Мәшһүр шәхесләрне оныттырмауның бик ¬отышлы юлы бар: елның бер көнендә аның исеменә бәйле чара уздырасың. Дәүләт даирәләре дә хуплап чыга икән, һәйкәл куйдырасың, урамнарга исемен кушасың. Урыс теле белгече, энцик¬лопедиячесе Владимир Дальның (1801 - 1872) туган көне хөрмәтенә урыс телен сөючеләр җәмгыяте, 22 ноябрьне Сүзлекләр һәм эн¬циклопедияләр көне дип игълан итүләрен сорап, парламентка мөрәҗәгать иткән иде. Шулай итеп, 2011 елдан илдә шундый көн барлыкка килде. Татарстанда әлеге көн республика масштабында билгеләп үтелми. Гәрчә татар халкы мондый көнне билге¬ләп үтүгә бик лаек. Безнең Шиһабетдин Мәрҗа¬ни, Ризаэтдин Фәхретдингә бәйле үз традицияләребез бар. Гомумән, калын-калын романнарга, саллы повестьларга караганда белешмә, сүзлек, энциклопедия кебек хезмәтләргә хәзер сорау бик зур. Әйтик, күренекле галимебез Рифкать Әхмәтьянов¬ның берничә ай элек кенә дөнья күргән ике томлык "Татар теленең этимологик сүзлеге" "табадан төшүгә", сирәк китаплар исемлегенә керде (дөрес, аның тиражы да бик кечкенә, 500 данә генә). Әле күптән түгел генә ТР Диния нәзарәтендә булган татарча термин-атама¬лар турындагы зур сөйлә¬шүдә 1965 елны Казанда басылган "Гарәпчә-татарча-урысча алынмалар сүзле¬ге"н, әлеге хезмәткә керми калган байтак сүзне өстәп, аңлатмалар биреп, кабат нәшер итү зарурлыгы күтә¬релде. Сүзлекләр һәм энцикло¬педияләр көне башка илләр¬дә дә бәйрәм ителә. Әйтик, АКШта Сүзлекләр көне сүз¬лек төзү остасы Ной Вебстер (1758 - 1843) хөрмә¬тенә 16 оꬬтябрьдә уздырыла. Бу көнне Америка мәк¬тәплә¬рендә төрле типтагы сүз¬лекләр турында сөйли¬ләр, алардан файдаланырга өй¬рәтәләр, бик нык дәрт¬ләнеп, укучыларның сүз байлыгын арттыру ягын кайгырталар.

22 ноябрь көнне Россия мәктәпләрендә дә Сүз¬лек¬ләр көне уздырыла, Даль¬ның туган көненә багышлап, күр¬гәзмәләр, кичә¬ләр оештырыла. Ни кызганыч, Татар¬станның истәлекле (бәйрәм) көннәр календаренда мондый көн юк. Югыйсә татар халкының тарихы, белешмә-сүзлекләр булдыру тәҗри¬бәсе шактый зур. Мисал өчен Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818 - 1889) "Вафиятел әс¬лаф тәхийәт әл-әхләф" хезмә¬тен¬дә күре¬некле алты мең кеше¬безнең кыскача тәрҗе¬мәи хәле бар. Галим¬нең "Мос¬тафадел әхбәр фи әх¬вәли Казан вә Болгар" китабында да узмышыбызга, кү¬ренекле зат¬ларыбызга кагылышлы бик күп мәгълүмат табарга мөмкин. Элгәре гасырларда да милләттәшлә¬ребез шә¬җә¬рәләр, календарьлар чыгарган. Беренче басма татар календаре мәгърифәтче Р.Әмир¬ханов тарафыннан 1841 елны дөнья күргән (1917 елга хәтле татарда ике йөздән артык исемдәге календарь нәшер ителә).

Татар халкының сүзлекләр һәм энциклопедияләр чыгару эшчәнлегенең башында Мәх¬¬мүт Кашгариның "Ди¬ване логатет-төрек" сүз¬леге тора. Шулай да әллә ни ерак китмичә, нигә безгә дә 13 гыйнварда - татар халкының укымышлылык, мәгъ¬рифәт¬челек символы булган Мәр¬җанинең туган көнендә Сүзлекләр көнен билгеләп узмаска?! Әле бит шунысы да бар: 2018 елның башында Татарстан, Россия җәмәгать¬челеге генә түгел, дөнья җәмәгатьчелеге Шиһа¬бет¬дин хәзрәтнең тууына 200 ел тулуны зурлап бил¬геләп үтәчәк. Мондый истәлекле көн барлыкка килү хәзерге вакытта энциклопедия-сүзлек чыгаручыларның проблемаларына гына түгел, әлеге хезмәтләрнең мәгълүмати-мәдәни, фәнни-методик эч¬тә¬легенә дә игътибарны арттырыр иде. Бөтендөнья пә¬рәвез челтәре - интер¬нетның тәэсире арта барган мәлдә мәгълүмат чыганакларын системалаштыру, бер җепкә тезү җәһәтеннән дә бик вакытлы эш бу... (чыганактан укып бетерегез!)

("Ватаным Татарстан", /№ 177, 29.11.2016/)

Чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев