Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиакатастрофада һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашалар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиакатастрофаны зур трагедия, дип атады. Әлеге сүзләрне ул Татарстан Хөкүмәте традицион киңәшмәсендә яңгыратты. Татарстан Президенты һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Министрлар Кабинетындагы киңәшмә бер минут тынлыктан башланды. Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән телаграмманы да юллады. Бүген төнлә Ростов-на-Дону...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиакатастрофаны зур трагедия, дип атады. Әлеге сүзләрне ул Татарстан Хөкүмәте традицион киңәшмәсендә яңгыратты.

Татарстан Президенты һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Министрлар Кабинетындагы киңәшмә бер минут тынлыктан башланды.

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән телаграмманы да юллады.

Бүген төнлә Ростов-на-Дону шәһәрендәге аэропорт территориясендә Boeing-738 самолеты һәлакәткә очрады. Аның нәтиҗәсендә 62 кеше һәлак булды. Алар арасында россиялеләр белән беррәттән, чит ил гражданнары, шул исәптән 6 испанияле дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев