Әтнәләр дә Рязань белән сөйләште
Безнең өчен хәрби комиссариатның телекүпер үткәрүе яңалык түгел. Саратов өлкәсендәге 71432 хәрби часть белэн байтак аралашты әти-әниләр. "Ә калганнар " гел күңелгә тынгылык бирмәде. Ә бүген күңелгә үзгә тынычлык иңде. Әти-әниләр Рязань шәһәренең 62632 -"В" хәрби частендә хезмәт итүче уллары- дүрт солдат белән әңгәмә кордылар. Ә без, ике районның журналистлары,...
Безнең өчен хәрби комиссариатның телекүпер үткәрүе яңалык түгел. Саратов өлкәсендәге 71432 хәрби часть белэн байтак аралашты әти-әниләр. "Ә калганнар " гел күңелгә тынгылык бирмәде.
Ә бүген күңелгә үзгә тынычлык иңде. Әти-әниләр Рязань шәһәренең 62632 -"В" хәрби частендә хезмәт итүче уллары- дүрт солдат белән әңгәмә кордылар. Ә без, ике районның журналистлары, башка частьләрдә хезмәт итүче егетләрне дә, ә алар, 201 һәм 48 хәрби частьтә хезмәт итәләр, онытмауларына инандык. Дүрт солдатның икесе: Хәйбуллин Алмаз (Кышлау егете), Шәрәфиев Зөлфәт (Кече Әтнә) - Әтнәнеке! Алмазның әти-әнисе килә алмаса да, Зөлфәтнекеләр - Зөлфирә белән Нәкыйп Шәрәфиевләр очрашуга килгән иде. Үзләре дә бу чараны шулай кабул иттеләр, әтисе ныклык күрсәтсә дә, ана күңеле нечкә шул, ул кичерешләрне әйтеп анлатып та булмый.
- Мондый күперләр турында газетада язылганны укый идем, тик күз алдыма тулысы белән китерә алмадым, рәхмәт хәрби комиссариатка, часть җитәкчеләренә, безгә бүләк ясадылар. Иң сөендергәне: Зөлфәтнең туган көненә бүләк булды бу, 30 апрельдә аңа 20 яшь тулды...,- дип сөйли Зөлфирә Зөлфәр кызы.
Әти-әниләре белән беррәттән Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов та котлады Зөлфәтне.
- Һәр егетне туган көне, бәйрәмнәр белән котлауны оештыра башладык. Район башлыгы, үзебезнең исемнән солдатларны туган көннәре белән котлауны сорап, хәрби частькә хат юллыйбыз. Шуның нигезендә алар безнең егетләрне котлыйлар. Зөлфәт котладылармы сине?- дип сорады Алмаз Әгъзәм улы. Зөлфәт җавап итеп, баш селкеде һәм рәхмәтен белдерде.
- Ашаталармы, ач түгелме сез, кыерсытмыйлармы?...
Әти-әниләрне тагын ни кызыксындырсын инде... Үзләре үк сорауларына җавап та бирделәр, "Кая начар ашатсыннар инде, безнең Зөлфәт тазарган да" , - ди Зөлфәтнең әтисе. "Безнеке дә" - дип өсти Орнашбаштан килгән Рәзинә Локманова, улы Әнәс белән аралашкач.
Арча мәчете имамы Рәмис хәзрәт догалар укып, егетләрнең исән-сау кайтуларын теләсә, хәрби комиссарны әзерлек мәсьәләләре кызыксындырды. "Ничек әзерлик, таләпләрегез нинди?"- дип сорады ул өлкән лейтенанттан.
-Бар да әйбәт, сезнең солдатлар яхшы әзерлек белән киләләр, без канәгать, тәртипләре дә яхшы...- диде өлкән лейтенант Матягин.
Горурланырлык солдатларыбыз бар,Аллага шөкер, әти-әниләренә сабырлык бирсен Ходай, исән-имин күрешергә язсын. Ә оештыручылар әҗерен күрсен! Балаң өчен җаваплы кешеләр барын күреп тору да ышаныч уята.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 19:13Кер юу машинасына ни өчен аш серкәсе салалар? Кайбер оста хуҗабикәләр кер юа торган машинага аш серкәсе сала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.8500
-
20 апрель 2021 - 17:05Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы? Узган ел Рамазан аенда бирелгән бер сорауны тәкъдим итәргә телибез.7000
-
20 апрель 2021 - 16:08Укытучының хезмэте дәрестән башлана Бүген Күәм урта мәктәбе базасында яшь укытучылар өчен "Укытучының хезмэте дәрестән башлана” темасына фәнни-практик семинар уздырылды.10300
-
20 апрель 2021 - 15:15Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме 20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.4800
-
20 апрель 2021 - 14:12Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.4800
-
20 апрель 2021 - 13:15Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.6800
-
20 апрель 2021 - 12:03Ачык ишекләр көне узды 17 апрель көнне Г. Тукай исемендәге техникумда ачык ишекләр көне булып узды.11400
-
20 апрель 2021 - 10:10Олы Мәңгәр мәктәбендә "Умырзая чәчәге көне" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә гадәти булмаган бәйрәм -"Умырзая чәчәге көне" уздырылды.7400
-
19 апрель 2021 - 19:05Күңгәр мәдәният йортында спектакль куйдылар Күңгәр мәдәният йортында "Фәрештә" спектаклен сәхнәгә куйдылар.14401
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.18700
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.22400
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.21600
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.18100
-
19 апрель 2021 - 11:15Ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика