Әтнә таңы

«Татмедиа»ның яңа җитәкчесе тәрҗемәче аша дәүләт басмаларына ничек ярдәм итәчәге турында сөйләгәч Әтнәләр дә уйга калды

Дәүләт советында узган очрашуда «Татмедиа»ның яңа җитәкчесе Андрей Кузьмин республика массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеше хакында доклад белән чыгыш ясады. Җиңел булмаган әлеге әңгәмәдә сүз дәүләт басмаларының киләчәге, тиражны ничек саклау, газета һәм журналларга язылуны бюджет оешмаларына йөкләтү хакында барды. Шунысы кызык, очрашудагы кайбер татарлар, докладта милли матбугат...

Дәүләт советында узган очрашуда «Татмедиа»ның яңа җитәкчесе Андрей Кузьмин республика массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеше хакында доклад белән чыгыш ясады.

Җиңел булмаган әлеге әңгәмәдә сүз дәүләт басмаларының киләчәге, тиражны ничек саклау, газета һәм журналларга язылуны бюджет оешмаларына йөкләтү хакында барды. Шунысы кызык, очрашудагы кайбер татарлар, докладта милли матбугат турында бик аз әйтелде дип үпкәләп, Кузьминга сорауларны демонстратив рәвештә татар телендә бирә башлады, дип яза "Бизнес ОНЛАЙН". Кузьмин тәрҗемәче аша аралашырга мәҗбүр булган. Саннарга килгәндә исә «Татмедиа»га керүче басмаларның тиражы көннән-көн кими: 2016 елның беренче яртыеллыгында 312,5 мең данәгә кимегән. Моның сәбәбе дип почта тарифлары бермә-бер арту да, киосклар челтәренең бетүе дә, алдынгы мәйданга интернет-басмаларның чыгуы да әйтелде. Иң күп абүнәчесен "Сабантуй" журналы югалткан. Арттыручылар рәтендә - «Акчарлак, «Ирек мәйданы» һәм «Көмеш кыңгырау». Кузьмин фикеренчә, ситуацияне уңай якка үзгәртү өчен басмаларга язылу эшен мәктәп һәм китапханәләрдә, зур сәүдә үзәкләрендә алып барырга кирәк. Җитәкче сүзләренчә, ул бу юнәлештә инде эшли дә башлаган.

Очрашуда "Татмедиа"ны бөтенләй ябу идеясе дә яңгырады. Монысы коммунист Артем Прокофьев тәкъдиме.

Алга таба ниләр булыр, әлегә аңлашылып бетми. Бу хакта ТРның дәүләт советы вице-спикеры, ТР журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова да :"Миңа ниләр үзгәртергә теләвегез аңлашылып бетмәде, мәгълүмат җитмәде. Журналистлар да миңа килеп сорау бирәләр, мин аларга җавап бирә алмыйм, чөнки планнарыгызны белмим. Бәлки таныштырырсыз..."- дип чыгыш ясый. Тик җавап булмый. "Мәдәни җомга" газетасының редакторы Вахит Имамов исә Россия почтасының подписка акчасының 50-60 процентын алуы хакында ачынып сөйли, Римма Ратникова да аңа кушыла...

Дәүләт советында узган очрашуда матбугат әһелләрен борчыган бар мәсьәләләр дә - кадрлар кытлыгы да, аларның яза белмәвенә борчылу да, газеталарда аналитиканың аз булуы да, тиражларның кимүе, социаль челтәрләрдә мәгълүматның артуы хакында да әйтелгән, татар телле газеталарның кимчелекләре дә күтәрелгән. Җәмәгать эшлеклесе, Римзил абый Вәлиев татар газеталарының да эчтәлекле булуын, бары аларны укырга кирәклеге хакында да әйтеп узган. Журналистларны кыскарту, оптимальләштерү хакында да сүз булган...

Әлеге язмада күтәрелгән фикерләрне укыгач, журналистлардан "универсаль солдат" ясарга теләүләрен белгәч, "Әтнә таңы" журналистлары да уйга калды. Чөнки без болай да "универсальный солдат" инде, районда 3 журналист эшлибез... корректор да, язучы да, төзәтүче дә, йөрүче дә, интернеттагы сайтларны тутыручы да, ә аларны шимбә, якшәмбе дә тутырырга кирәк... "Аналитика кими...", диелгән- анысын язу өчен вакыт кирәк... Эш сәгатендә озын материаллар язып утырып, башкасына өлгереп булмый, шулай булса да без газетабызда аналитик материаллар бирүдән туктаганыбыз юк.

Журналистларны гаепләп була, тик аналитик язмалар да өстән әйткәнне тыңлап бетерелде. "Озын язмалар газета укучыны ялыктыра, информация жанрына өстенлек бирелә", дип өйрәтттеләр безне. Газеталарның версткалары да берничә тапкыр өстән кушып үзгәртелде, бу хакта да онытмаска кирәк.

Бәяләр артмаса, газетага язылалар ана. Безнең Әтнэ районында 13 меңләп кеше, 4меңгә якын хуҗалык бар, тиражыбыз 2000 нән артык! Дөрес кими, моны күбесенчә бәя арту һәм социаль челтәрдә газетаның электрон варианты булу белән аңлаталар...

Менә шундый уйлар килде башка. Бетереп тә, ябып та, кыскартып та, берләштереп тә була. Тик бу татар телле газеталарның кимүе татар милләтенең киләчәгенә уңай йогынты ясармы соң?! Бу хакта да уйлау кирәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: