Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә " Твоя пятерка безопастности" Бөтенроссия акциясенә кушылды

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан " Твоя пятерка безопасности" Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның барышында полиция хезмәткәрләре балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар , башлангыч сыйныфларда укучылар белән очрашулар уздыра. Әлеге чараның төп максаты - өй - бакча - өй һәм өй- мәктәп - өй маршрутында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик чаралар оештыру....

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан " Твоя пятерка безопасности" Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның барышында полиция хезмәткәрләре балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар , башлангыч сыйныфларда укучылар белән очрашулар уздыра. Әлеге чараның төп максаты - өй - бакча - өй һәм өй- мәктәп - өй маршрутында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик чаралар оештыру.

Шушы уңайдан, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре " Кояшкай" балалар бакчасының әзерлек группасы нәниләре белән очрашты. Участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев, бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Дамир Һадиев , авыр хәлле гаиләләр һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эше инспекторы Гүзәлия Мортазина очрашу барышында сабыйлар белән аралашты, куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы сораулар бирделәр.

Юлларда сак булырга, машинага махсус утыргычка гына утырып йөрергә , чит кешеләрнең машинасына утырмаска, аларга ияреп китмәскә, өйдә ялгыз гына калырга ярамаганлыгы турында сабыйлар әле нәни булсалар да хәбардар икән. Инспектор Дамир абыйлары Һадиев биргән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Ә инде иң төгәл җавап бирүчеләр Дамир абыйларының күчтәнәчләренә лаек булдылар.

Садыкова Адилә, Ефимова Андриана, Канатер Эбру, Гарифуллин Рәсим, Мөхәммәтҗанова Айзилә әнә шундыйлардан. Балалар бакчасына йөрүче балаларның куркынычсызлык өлкәсендә тиешле белемнәре булу бик куандыра, әлбәттә.

Шуңа да карамастан, белем бирү учереждениеләре белән беррәттән гаиләдә дә аңлату эшләре алып барылырга тиеш , минемчә. Бу уңайдан, полиция хезмәткәрләренең әти- әниләргә дә берничә киңәше бар. Иң беренче чиратта балагыз үзенең исем- фамилиясен, өй адресын, якыннарының һәм күршеләренең телефон номерларын белергә тиеш. Шул ук вакытта балагызны кая гына барса да хәбәр итеп китүенә өйрәтегез. Чит кеше каядыр барырга ярдәм итәргә сораса, конфет яки бүтән әйбер күрсәтеп чакырса- сөйләшмәскә, тизрәк кеше күп булган урыннарга барырга һәм "Юк" яки " Бу минем әни яки әти түгел" дип кычкырырга кирәклеген белеп торсын. Шулай ук полиция хезмәткәре һәрвакытта да ярдәмгә киләчәген дә бала белергә тиеш. Куркыныч килеп чыккан очракта 102 номерына шалтыратырга кирәклеген аңлату мөһим.

Соңгы вакытта балаларны урлап алып китү, аларга карата көч куллану кебек вәхшилекләр турында еш ишетеп торабыз. Аллам сакласын, беребезгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Шуның өчен кулыбыздан килгәнчә сабыйларыбызны сакларга тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев