Әтнә таңы

Әтнәләр дә әзерләнә

Менә тагын яз җитте Авылның эшсез торган чагы юк. Ферма тулы маллары, дистәләгән мең гектар сөрү җире булган хуҗалыкларда гына түгел, берничә баш терлек-туар, кош-корт асрауның мәшәкате дә ел әйләнәсенә сузыла.Шулай да һәр авыл бу чорны сагынып көтеп ала. Аеруча табигатьнең күзгә күренеп яшәргән, кырның кардан ачылган чагын. Тирә-якта әлегә...

Менә тагын яз җитте

Авылның эшсез торган чагы юк. Ферма тулы маллары, дистәләгән мең гектар сөрү җире булган хуҗалыкларда гына түгел, берничә баш терлек-туар, кош-корт асрауның мәшәкате дә ел әйләнәсенә сузыла.Шулай да һәр авыл бу чорны сагынып көтеп ала. Аеруча табигатьнең күзгә күренеп яшәргән, кырның кардан ачылган чагын. Тирә-якта әлегә калын кар катламы ятса да, игенченең күңеле күптән кырда. Бу кадәр зур эшләрне вакытында башкарып чыгып булырмы? Чәчү өчен кирәк-яракларны ничек юнәтәсе? Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама җитәрме?

Хәер, гади игенченең генә түгел, авыл хуҗалыгы өчен җаваплы булган Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да борчуы йөзенә чыккан. "Татар-Информ" мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында ул хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек буенча проблемаларның күплеген дә яшермәде. - Хуҗалыкларда 2 миллион 900 мең гектарда язгы кыр эшләрен башкарып чыгасы бар. Техника, ягулык-майлау материаллары, орлык, ашлама, запас частьлар һәм башка кирәк-ярак буенча хәл итәсе проблемалар бар. Шөкер, быел кыш явым-төшемнәргә бай булды. Дым катламы да 160-170 миллиметрга җитә. Синоптиклар 5-6 апрельдән республикада җылы һава торышы вәгъдә итә. Шуңа да язгы кыр эшләре апрель аеның икенче яртысында башланып китәр дип көтелә. Кырлар әкренләп кардан ачыла. Зәй районында күпьеллыкларны тукландыруга керештеләр, - дип башлады ул сүзен. Министр әйтүенчә, игенчеләр алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгу. Бигрәк тә аксымга бай культураларны мөмкин кадәр иртәрәк чәчү кирәк. Соңлап чәчелгән кукуруз, көнбагышның бер өлеше узган ел кырда калды. Мондый хәл кабатланмасын өчен, әлеге төр культураларга кырның кояшлы ягына да махсус мәйдан сайлап алын Уңышы октябрьнең беренче яртысында ук җыеп алынырга тиеш.

Техникага килгәндә, быел язгы кыр эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчү агрегаты, культиваторлар, шул исәптән 6-7 чәчү комплексы катнашыр дип көтелә. Билгеле, 2 миллион гектарга якын язгы культуралар чәчү өчен бу кадәр техника гына аз. Әмма аякны юрганыңа карап сузарга туры килә. Язгы кыр эшләренә әзерлекне узган көздә үк башлап җибәргән хуҗалыклар вакытында чәчәр, анысы. Әмма кемнәргәдер өметләнеп, вакытында орлыгы, ягулык-майлау материалары, ашламасы, запас частьлары һәм башка кирәк-яраклары турында кайгыртмаган хуҗалыкларга кыенгарак туры киләчәк. Ә андыйлар шактый. Арча районы хуҗалыкларында төрле сәбәпләр белән әлегә йөздән артык трактор төзәтелеп җитмәгән. Шундый ук хәл Буа, Кукмара, Теләче, Югары Ослан һәм башка кайбер районнарга да хас. Миллионнарча сум торучы чәчү комплексларының язгы чәчүдә катнаша алмавы да бар. Ягулык-майлау материалларына килгәндә, министр әйтүенчә, язгы кыр эшләре өчен 70 мең тонна ягулык буенча тиешле килешүләр бар. Бүген хуҗалыкларга ул ташламалы бәядән бирелә.

("Ватаным Татарстан", /№ 43, 30.03.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: