Әтнә таңы

Әтнәләр, диспансеризациягә кул селтәмәгез

Яман чир белән дә озак һәм сыйфатлы яшәп була Республикабызның онкологияле авыруларга ярдәм күрсәтү системасы Россия күләмендә иң яхшылардан санала. Табиблар яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм нәтиҗәлерәк дәвалау методикалары булдыру юнәлешендә эшли. Хәзер инде авыруларны мөмкин кадәр озаграк яшәтү турында гына түгел, ә аларның тормыш сыфатын да кайгыртырга...

Яман чир белән дә озак һәм сыйфатлы яшәп була

Республикабызның онкологияле авыруларга ярдәм күрсәтү системасы Россия күләмендә иң яхшылардан санала. Табиблар яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм нәтиҗәлерәк дәвалау методикалары булдыру юнәлешендә эшли. Хәзер инде авыруларны мөмкин кадәр озаграк яшәтү турында гына түгел, ә аларның тормыш сыфатын да кайгыртырга тырышалар. Әлегә барысы ал да гөл, дип әйтеп булмый. Әмма куркыныч диагноз куелган кешеләр кичергән кыенлыкларны юк итү юнәлешендә актив эш алып барыла. Республикада 92 меңгә якын кеше яман шеш диагнозы белән исәптә тора. Кызганычка, елдан-ел авырулар исәбе арта бара. Әмма бүген онкология хөкем булудан туктады. Яман чир табылган кешеләр кимендә 5-7 ел яши. Ә авыру беренчел стадияләрдә табылган очракта тулысынча дәваланып та була. Шуңа да табиблар төп басымны нәкъ менә диагностикага ясый да. Хәзерге вакытта 56 процент очракта чир 1-2 стадиядә ачыклана. Ә менә диспансеризациягә кул селтәп карамаучылар арасында иң башлангычта ачыкланган авырулар 75,7 процент тәшкил итә.

- Республикада 75 беренчел онкологик кабинет эшли. Һәрбер поликлиникада онкология буенча өстәмә белем алган табиблар хезмәт куя. Алар онкологик ярдәм күрсәтүнең беренче чылбыры булып тора. Бу звенога аерым игътибар бирәбез. Икенче этап - ул районара онкологик үзәкләр. Без районнарда яшәүчеләр өчен диагностиканы якынайтырга тиешбез. Хирургия юнәлеше, химиотерапия һәм иммунотерапия, радиологик медицина тармаклары да уңай үзгәрешләр кичерә, - дип сөйләде Республика клиник онкологик диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин "Татар-информ"да узган журналистлар белән очрашуда. Аның сүзләренчә, онкологлар һәрчак инновацион үсеш, яңа технологияләр кертү белән аерылып тора. Бу, билгеле, бик дәвамлы, шул ук вакытта зур чыгымнар таләп итә торган процесс. Шулай да республикабыз табиблары даими алга бара һәм инде бүген шактый зур уңышлары белән мактана ала.

Әйткәнебезчә, төп игътибар яман авыруларны кисәтүгә һәм аларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклауга юнәлтелә. Әмма кайчак инде көчәйгән чирне бары тик оператив хирургик юллар белән генә дәвалау мөмкин. Казан хирургия мәктәбе элек-электән иң көчлеләрдән булган. Әмма узган гасырда төп бурыч кешенең гомерен озайту булса, хәзер яшәлгән еллар дәвамлыгы гына түгел, яшәү сыйфаты да мөһим урынга чыга. Реабилитация юнәлеше дәвалау кебек үк мөһим урын алып торырга тиеш, дип саный профессор, Идел буе федераль округы буенча төп штаттан тыш баш белгеч - пластик хирург, Республика онкологик диспансерының маммология бүлеге табиб-онкологы Артур Исмәгыйлев.

Реклама

- Әйтик, күкрәк бизен югалту хатын-кыз өчен билгеле бер психологик яра. Аның сексуальлеген югалту билгесе. Озак яшәсә дә, ул мондый халәте белән килешә алмый. Һәрбер өченче гаилә аерылыша, хатын-кыз начар гадәтләр үзләштерә, башка кешеләрдән читләшә. Шуңа да без тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшли башладык. Ә бу, беренче чиратта, теге яки бу органны саклап калу, - дип аңлатты Артур Исмәгыйлев.

Республикабыз табиблары хатын-кызның күкрәген элеккеге халәткә кайтару юнәлешендә дә төрле методикалар куллана. Әйтик күптән түгел генә - агымдагы елның 24 августында беренче тапкыр яңа метод кулланып операция үткәрелгән. Күкрәк бизен ирекле перфорант лоскут белән реконструкцияләү хатын-кызның күкрәген табигый формага, сәламәте белән симметрияле итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге операцияне даими практикага кертү максаты куела.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА Чыганак:

http://intertat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: