Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ЕГЭны кайчан бирә?

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елда узачак Бердәм Дәүләт Имтиханнары (ЕГЭ) расписаниесен раслады. Имтиханнар ике этапта уза. 21 март-23 апрель көннәрне алдан бирергә мөмкин. 27 май-30 июнь көннәрне төп өлеше үтә. ЕГЭны июль һәм сентябрьдә уздыру быел каралмаган. Обществознаниене ирекле рәвештә сайлаучылар күп, моны истә тотып бу фәнне аерым...

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елда узачак Бердәм Дәүләт Имтиханнары (ЕГЭ) расписаниесен раслады.

Имтиханнар ике этапта уза. 21 март-23 апрель көннәрне алдан бирергә мөмкин. 27 май-30 июнь көннәрне төп өлеше үтә. ЕГЭны июль һәм сентябрьдә уздыру быел каралмаган.

Обществознаниене ирекле рәвештә сайлаучылар күп, моны истә тотып бу фәнне аерым бер көнне бирдерәләр. Моннан тыш ЕГЭ, ОГЭ, ГВЭ буенча резерв көннәрдән тыш, һәр фәннән имтихан бирер өчен өстәмә резерв көн булачак. Бу көн теге яки бу сәбәп аркасында төп һәм резерв көннәрне имтихан бирә алмаучылар өчен каралган. Мәсәлән, сайлаган ике фән бер көнгә туры килергә яки җитди сәбәп аркасында имтиханга килә алмаска мөмкин.

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы пресс-хезмәте хәбәр итә. Моның белән сайтларында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев