Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Эльмираның шигырьләрен ярата

Миндә һаман хәлләр шул бер көе. Аҗагандай. Җәйдә эзләремне Җилләр үбә. Үзеңдә ни хәлләр?! Күпме гомер күмер...Үзгәрдеңме?! Үзгәрдеме күзләреңнең төсе?! Синең күзләр хәзер нинди төстә?! Бик кайтасым килә. Кайтып булмый... Яшьлек төсе калган синле кичкә!.. Кайтарасым килә! Сине түгел... Үз-үземне. Шул канатлы чакны! Кул сузымы ара булган. Хәзер -гасыр. Мәхәббәттән...

Миндә һаман хәлләр шул бер көе.

Аҗагандай. Җәйдә эзләремне

Җилләр үбә. Үзеңдә ни хәлләр?!

Күпме гомер күмер...Үзгәрдеңме?!

Үзгәрдеме күзләреңнең төсе?!

Синең күзләр хәзер нинди төстә?!

Бик кайтасым килә. Кайтып булмый...

Яшьлек төсе калган синле кичкә!..

Кайтарасым килә! Сине түгел...

Үз-үземне. Шул канатлы чакны!

Кул сузымы ара булган. Хәзер -гасыр.

Мәхәббәттән мәхәббәткә чаклы...

Бу күңелне әйтәм. Ярасына

Ямау өсте ямау салган төсле...

Оныттыңмы мине?! "Соңгы сулышкача

Оныталмам инде!.."- дигән Кеше.

Оныттыңмы?! (Онытмаган, диләр...)

Əллә дөрес?! Əллә татлы ялган?! "

Сагынам мин!"- дисең. Ышанасым килә!..

Синдә минем сөю хакым калган...

Бар да үтә, диләр. Белмим никтер

Якын димим. Җиде ят та итмим...

Һәм... ул кичләр никтер төшкә керә.

Юкса, күптән күктән күкрәү көтмим.

Хәтерлисең булыр: үз-үземнән горур идем.

"Берни көтмим. Үткән үткән..."- дидем.

"Берни көтмим!"- дидем. Ə шулай да...

Ə шулай да... Бер сүз көткән идем!..

Эльмира ҖӘЛИЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев