Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр – ФИНАЛДА!

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин әнә шундый хәбәр белән куандырды.

Безнең 2004-2005нче елгы яшүсмерләрдән торган волейболчылар җыелмасының Татарстан беренчелегенең зона ярышына, Алексеевскига юл тотулары хакында язган идек инде.

- Әлегә бик уңышлы чыгыш ясыйлар, бу кадәрен көтмәгән дә идек, - дип елмая директор.

17 команда арасында барган бәйгенең үз төркемнәрендә үткән өлешендә җиңүгә ирешкәннәр. Беренче урын яулап, "Дүртлек финалы"на үткәннәр. Монда авыргарак туры килер, әлбәттә. Ни дисәң дә Алексеевск, Арча командалары бик көчле көндәшләр санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев