Әтнә таңы

Әтнәләр финанс яктан грамоталымы

Финанс яктан грамотасызлык белән россиялеләр көн саен диярлек очрашып тора. Кредит килешүен төзегәндә, микрофинанс оешмаларыннан акча алганда... Хәер, бу исемлекне әле озак дәвам итәргә мөмкин. Тик шулай да көндәлек тормышта финанс грамоталылыкка игътибар итү бүгенге көндә иң кирәкле сыйфатларның берседер, мөгаен. Әлеге мәсьәләләр "Россиядә халыкның финанс грамоталылык дәрәҗәсен арттыру һәм...

Финанс яктан грамотасызлык белән россиялеләр көн саен диярлек очрашып тора. Кредит килешүен төзегәндә, микрофинанс оешмаларыннан акча алганда... Хәер, бу исемлекне әле озак дәвам итәргә мөмкин. Тик шулай да көндәлек тормышта финанс грамоталылыкка игътибар итү бүгенге көндә иң кирәкле сыйфатларның берседер, мөгаен.


Әлеге мәсьәләләр "Россиядә халыкның финанс грамоталылык дәрәҗәсен арттыру һәм финанс белем бирүне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү" семинар-киңәшмәсендә каралды. Россиянең Финанс министрлыгы һәм Бөтендөнья банкы ярдәме белән үткәрелгән бу чараның төп максаты - халыкны финанс карарларны дөрес кабул итәргә, шәхси акчаларга җаваплы карарга өйрәтү.

- Әле күптән түгел генә "Россиядә "Микрофинанс эшчәнлек турындагы" законга төзәтмәләр кертелде. Бу закон Татарстан өчен дә бик мөһим. Иҗтимагый палата коллекторлар фирмалары эшчәнлеге буенча гражданнарны кабул итүне үткәрергә мәҗбүр булды. Шунысын да әйтәсем килә: банклар сферасына, кредит бирүче оешмаларга халык тарафыннан тискәре мөнәсәбәт барлыкка килә. Теге яки бу килешүне төзегәндә, банклар ягыннан хәйлә сизелә. Әлеге моментны шушы семинар дәвамында кире кагарга тиешбез. Әлбәттә, моңа халыкның финанс яктан грамоталы булмавы да тәэсир итә, - дип белдерде Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

Финанс өлкәсендә нинди проблемага юлыгалар?

Чыннан да, соңгы елларда дөньяның күп кенә илләрендә финанс грамоталылыкка аеруча зур игътибар бирелә. Кредит алучы, микрофинанс оешмаларына мөрәҗәгать итүче татарстанлыларның саны ел саен арта бара. Әлбәттә, белемле кеше финанс өлкәсендәге мошенниклыктан да сакланачак.

- Һәр кеше дә тиешле финанс белемгә ия түгел. Шуңа күрә юридик затлар тарафыннан да, гражданнар тарафыннан да законны санга сукмаучылар арта бара, - дип белдерә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Аның фикеренчә, бу өлкәдә берничә төп проблема бар:

- килешүнең ирекле булуы кагыйдәләрен санга сукмау, аның гаделсез шартларын булдыру;
- кредит бирүчеләр бәхетсез очраклардан саклар өчен иминиятләштерү белән бәйле проблемалар;
- олы яшьтәге кешеләргә төрле товарларны кредитка бирү, аларны вакытында түләп бармаганда, штраф салу;
- финанс пирамидалары мәсьәләләре.

Кызганыч, безнең республикада мондый проблемалар барлыкка килмәсен өчен, мөгаен, комплекслы чаралар җитмидер. Сәрия Сабурская да махсус кайнар телефон линиясен, финанс яктан консультацияләр үткәрә торган мәйданнар булдыру кирәк дип саный.

59 процент россияле - кредитта

Халыкка финанс грамоталылыгы, аеруча кредит алу серләренә төшенергә кирәклеген аңлау мөһим. Хәзерге вакытта Россиядә генә дә бурычка алучылар (заемщик) саны 38 миллионны тәшкил итә. Микрофинанс оешмаларының клиентлары исә 4 миллионга җитә.

- Финанс грамоталылыгы темасын кузгаткач, Достоевскийның "Преступление и наказание" әсәре искә төшә. Анда рибачы әби Раскольниковка, хәзерге банклар белән чагыштырганда, акчаны бурычка 6-7 тапкыр азрак процент ставкасы белән бирә. 19 гасырның бар элитасы шушы карчыкны, рибачылыкны (ростовщичество) тәнкыйтьлиләр. Соңгы елларда процент ставкасы ярдәмендә бурычка акча бирүчеләр ни өчен икътисадның әйдәп баручы күренешенә әверелде? Ни өчен мондый оешмалар кешеләр күп йөри торган урыннарда үз биналарын булдырды? Бу - минемчә, бик зур хата, - ди кулланучылар җәмгыятенең халыкара конфедерация идарә итү рәисе Дмитрий Янин.

Белгеч фикеренчә, авыр тормыш вәзгыятенә эләккән очракта россиялеләрнең 59 проценты я кредит бирүче оешмаларга мөрәҗәгать итә, я дусларыннан әҗәткә ала. Шул ук вакытта гаилә керемнәре 30 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр зур суммадагы кредит алырга мәҗбүр. Банктан бурычка алган акчаларны вакытында кире кайтара алмаучылар да шактый. Мисал өчен, 1 триллион сум акча - Россиядә вакытында кайтарылмаган акчалар күләме. Гомумән алганда, Дмитрий Янин россиялеләргә үз акчаларын саклап тотарга, акчаларны җыеп барырга өйрәнергә куша.

Халыкның микрофинанс оешмалары белән банк арасыннан еш кына беренчесен сайлавы да шаккаттыра. Бу адымнарын россиялеләр еш кына микрофинанс оешмаларының бернинди белешмә сорамавына бәйләп аңлата. Гәрчә, банкларның хезмәт хакы һәм башка нәрсәләр турында белешмә таләп итүе - клиентының бурычка алынган акчасын түли алу-алмавын да аңлатучы фактор да бит әле.

2016-2017 елларга перспективалар нинди?

Семинарда коллекторлар мәсьәләсе дә кузгатылды. Анатолий Фомин фикеренчә, халык тарафыннан банкларга, микрофинанс оешмаларына ышаныч җитмәү Россиянең Үзәк Банкына булган мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин. "Коллекторларга бездә урын булырга тиеш түгел", - ди ул.

Семинар дәвамында узып бара торган һәм киләсе елларга финанс яктан фаразларны да яңгыраттылар. Белгечләр фикеренчә, кредитлар шулай ук кыйбат, аларны алу тагын да катлаулырак булачагын ассызыклый. Шулай ук банк базарында яңа "уенчы"лар барлыкка килер, дип өметләнергә кирәкми. Башка үзгәрешләр булмаса, микрофинанс оешмалары юкка чыкмый, киресенчә, эреләнәчәк кенә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: