Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр гөлбакчаны үзләре ясыйлар

Әтнәләр гөлбакчаны үзләре ясыйлар "Дөньяны матурлык коткара", диюләре хактыр. Кая гына барма, күзләр ял итәр өчен гүзәл урыннарны барлый. Моның өчен кемдер чит илгә китә, ә мин менә уйламаганда гап-гади татар авылының бер урамында тиңсез гүзәллеккә тап булдым. Район үзәге булса, бәлки игътибар итми үтеп тә киткән булыр идем... Күәм...

Әтнәләр гөлбакчаны үзләре ясыйлар

"Дөньяны матурлык коткара", диюләре хактыр. Кая гына барма, күзләр ял итәр өчен гүзәл урыннарны барлый. Моның өчен кемдер чит илгә китә, ә мин менә уйламаганда гап-гади татар авылының бер урамында тиңсез гүзәллеккә тап булдым. Район үзәге булса, бәлки игътибар итми үтеп тә киткән булыр идем... Күәм авылының Коммуна урамында яшәүче Сабирҗановлар гаиләсе яши бу матурлык дөньясында. Аларның ни дәрәҗәдә уңган, булган, тырыш икәнен язып тору артык булыр, чөнки бу йорт үзе өчен үзе сөйли. Бу матурлык та тик торганда тумаган. "Күбесен әти ясады инде боларның, аның куллары алтын, уйлый да эшли дә. Әни белән без аңа булышучылар гына", - дип сөйли төпчек кызлары Гөлнара. Менә шулай әтине олылап яшиләр балалар. Гаилә башлыгы Рәдиф абый Сабирҗанов оста эретеп ябыштыручы, кемнәр генә файдаланмады аның хезмәтеннән. Хатыны Зөбәрҗәт апа авыл җирлегендә бухгалтер вазыйфасын башкарды. Биш бала тәрбияләп үстергән ата-ана икесе дә лаеклы ялда бүген. Исеме генә ял, ә эш җитәрлек. Өч онык тәрбияләргә дә булышалар әле. Йорт эче дә, капка аллары да, ишек алды да карап туйгысыз. Ял итәр өчен ерак барасы да юк, бассейны да үзләрендә, бака яши торган кечкенә күлгә кадәр бар. "Ясап куйган идек, бер бака килеп яши башлады, ошап китте ахыры, киткәне күренми", - дип елмая Гөлнара. Ә чәчәкләрне, гөлләрне Зөбәрҗәт апа да, кызлар да бик ярата. Ярату бер хәл, үстерә беләләр, барысын да чәчәк рассадаларын да, яшелчәнекен дә үзләре үстерәләр, капка төбендә кыр чәчәкләре кебек табигый гүзәллек, анысының орлыкларын интернет аша тапканнар... Теләк кенә кирәк, калганын кул эшли... Үзең өчен дип тудырган матурлыкка карап башкалар да ял итә, без менә шулар рәтендә булдык. Күзләр ял итте, сез дә сокланыгыз... Ә сез яшәгән авылда бармы мондый матурлык тудыручылар, фотога төшереп юллагыз безгә. Бергәләп сокланыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев