Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Гөлсинәне дә озатты

Бу хәсрәтне яшь тә юмый, Бу хәсрәт җанда кала. Газизләр китеп бара шул - Кайтмаска китеп бара. Чәчкәнең дә асылларын Кырау беренче ала. Исәннәрне зар елатып, Асыллар китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара. Кайгыларны кем үлчәгән, Упкыннарга тиң - яра, Дөньяларның нурын алып, Тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара....

Бу хәсрәтне яшь тә юмый,

Бу хәсрәт җанда кала.

Газизләр китеп бара шул -

Кайтмаска китеп бара.

Чәчкәнең дә асылларын

Кырау беренче ала.

Исәннәрне зар елатып,

Асыллар китеп бара шул,

Кайтмаска китеп бара.

Кайгыларны кем үлчәгән,

Упкыннарга тиң - яра,

Дөньяларның нурын алып,

Тиңсезләр китеп бара шул,

Кайтмаска китеп бара.

Бүген Олы Әтнә авылы, район халкы, гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре нотариус Гөлсинә Рафил кызы Фәтхуллина белән хушлашты. Һәрвакыт ачык йөзле, гел елмаеп каршы алган, йомшак кына итеп сөйләшкән, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан, кайгысын-шатлыгын уртаклашкан Гөлсинә Рафил кызының кичә төнлә гомере өзелде.

Әнисе, тормыш иптәш, кызы Әдилә белән улы Эмиль ятим калды. Әтнә халкы Гөлсинәсез калды...

Янып-балкып яшисе вакытта, балаларга әни бик кирәк чакта, 41 яшендә балкып янган гомер сүнде...

Бүген без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, Гөлсинә Рафил кызы Фәтхуллинаның вафатын белдереп, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Аллаһы Тәгалә сезгә бу кайгыны күтәрергә көч һәм сабырлык бирсен.

Ә Гөлсинәнең елмаюлы көләч йөзе күңелләрдә озак сакланыр әле...

Урының җәннәтнең түрләрендә булырга язсын! Каберләрең киң, рухың шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев