Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр гөмбә җыя

Әтнәләр гөмбә җыя "Килде быел ел гөмбәгә" , дип сөйләшкәнне адым саен ишетеп йөрибез. Ишетеп кенә түгел, полоса, урман буйларында машинасын калдырып, кәрҗин күтәреп йөрүчеләр дә еш күзгә ташлана. Күптер, күп булмаса, азапланмаслар иде. - Нинди күп булмаган, бер сәгатьтә ике кешегә ике 10 литрлы чиләкне җыеп алып була. Без...

Әтнәләр гөмбә җыя

"Килде быел ел гөмбәгә" , дип сөйләшкәнне адым саен ишетеп йөрибез. Ишетеп кенә түгел, полоса, урман буйларында машинасын калдырып, кәрҗин күтәреп йөрүчеләр дә еш күзгә ташлана. Күптер, күп булмаса, азапланмаслар иде.

- Нинди күп булмаган, бер сәгатьтә ике кешегә ике 10 литрлы чиләкне җыеп алып була. Без үзебезнең Ары авылы кырыендагы наратлыктан җыябыз гөмбәне, бу юлы майлы гөмбәне күбрәк җыйдык. Ара-тирә гөрәҗдә гөмбәсе дә күренә. Ә болай урманда әле гөрәҗдә гөмбәсе күренми. Минем тормыш иптәшем кечкенәдән гөмбә җыя, урмандагы ул белгән урыннарда һәрхәлдә әле очратканы юк, - ди хәбәрчебез Фидаил Кадимов.

Җыйганнан соң башлана инде ул гөмбәнең эше, ярый да бер пешереп ашарлык итеп кенә җыеп кайтып торсаң, ә монда чиләкләп. "Без үзебез төн утырып астын да өстен дә чистартабыз гөмбәнең. Аннан соң Райлә үзе белгәнчә эшкәртә, серен әйтеп бетерәсе килми, әзер булгач тимер капкачлар белән ябып, кышлык өчен әзерләп куябыз. Тәмле була", - дип дәвам итә. Кызыктыра, сөйли белә Фидаил.

Ә сез җыясызмы гөмбә, ничек эшкәртәсез, языгыз безгә.

Гөмбәдән лечо

300 грамм гөмбә, төрлесен алырга ярый, 300 грамм помидор, 300 грамм яшел болгар борычы, 40 грамм суган, 40 грамм үсемлек мае, төелгән кара борыч, тәменчә тоз алына. Суганны майда әз генә кыздырып алабыз һәм аңа болгар борычы өстибез. Бераз вакыттан соң алдан пешерелгән гөмбәләрне турап салабыз. Аннан помидор, тоз, борыч салып, барысын бергә 45 минут пешерәсе. Тәмле булсын!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев