Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Гонконг”ка каршы тора алачак

Бүгенге көндә районда гриппка каршы вакцина ясау дәвам итә. Әтнә үзәк хастаханәсенә гриппны кисәтү өчен кадатырга 3170 вакцина кайтты. Аның 350се балаларга ясалды. Беррәттән өлкәннәргә, олыларга, халык белән күп эшләүчеләргә ясала прививка. Оешмаларга да барып ясыйлар сәламәтлек саклаучылар. Мәсәлән, бүген терпаевт Лилия Сибагатова белән шәфкать туташы Ләйсән Мифтахетдинова "Әтнә таңы"...

Бүгенге көндә районда гриппка каршы вакцина ясау дәвам итә.

Әтнә үзәк хастаханәсенә гриппны кисәтү өчен кадатырга 3170 вакцина кайтты.

Аның 350се балаларга ясалды. Беррәттән өлкәннәргә, олыларга, халык белән күп эшләүчеләргә ясала прививка. Оешмаларга да барып ясыйлар сәламәтлек саклаучылар.

Мәсәлән, бүген терпаевт Лилия Сибагатова белән шәфкать туташы Ләйсән Мифтахетдинова "Әтнә таңы" редакциясенә килеп, безгә прививка ясап чыгып киттеләр.

Күз күргәннәргә генә түгел, вакцинаны һәркем ясата ала. "Теләүчеләр булса, Әтнә район үзәк больницасына барып ясату мөмкинлеге дә бар. Привиивканы икенче катта процедура бүлмәсендә ясыйлар", - диде баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев