Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр горурлана ала

Газетабыз сайты өчен хәбәрчебез Олы Мәңгәр авылы егете, үзе Казанда яши, авылының фотоларын җибәргән. Ул аны "Минем республикам, минем авылым, минем бакчам", дип атаган. Сез дә карап сокланыгыз. Гомумән, як-якка әйләнеп карарга өлгерик әле, һаман эш дип ашыкмыйк, бик матур бит безнең Әтнә яклары. Ниязның горурланырлыгы бар, тарихы да бай...

Газетабыз сайты өчен хәбәрчебез Олы Мәңгәр авылы егете, үзе Казанда яши, авылының фотоларын җибәргән. Ул аны "Минем республикам, минем авылым, минем бакчам", дип атаган.

Сез дә карап сокланыгыз. Гомумән, як-якка әйләнеп карарга өлгерик әле, һаман эш дип ашыкмыйк, бик матур бит безнең Әтнә яклары.

Ниязның горурланырлыгы бар, тарихы да бай Олы Мөңгәрнең. Татар-монголларның яулап алулары вакытында Батый ханның морзалары , князьләре Мәңгәр җирлегенә урнашканнар. Анда Батый ханның финанс министры торган, казначейство булган. Иске Мәңгәрдә Әлфил дип аталган юка көмеш акчага кадәр сугылган. Татар-монголлар яулап алулары вакеытында ук Алатка юл Олы Мәңгәр аша узган. Шуның өчен аны "Алат юлы Мәңгәр", дип атаганнар.

Халыкның күпчелеге игенчелек белән шөгыльләнгән. Терлекчелек киң таралган. Сәүдәне дә чит итмәгәннәр. Олы Мәңгәр кешеләре сәүдә кәрваннары белән Хорезмга кадәр барганнар. Шуңа күрә Олы Мәңгәрне "Кәрван башы" дип йөрткәннәр. Шушы авылда кәрванга юл күрсәтүче кеше яшәгән, аның кабер ташы әле дә бар, диләр. Аңа "Кәрванбашчы", дип язылган.

19 гасырда, 1876 еллар тирәсендә авылда восстание була. Ачуы чыккан халык земский начальникны, становойны тотып кыйный. 1897 елда үткәрелгән перепись вакытында авыл каршылык күрсәткән. Бу юлы да Мәңгәр халкын бастыру өчен бер батальон солдат килә. Мәңгәрнең атаклы Вәли бае солдатларны Мәңгәрдә туктатмыйча Әтнәгә җибәрткән. Вәли бай исә турыдан-туры губернатор белән эш иткән. Бу тарихның бер өлеше генә. Борынгы авыл Олы Мәңгәр.

Рәхмәт, Нияз, фотоларың өчен. Барыбыз да туган җиребез белән сөенеп яшик. Сез дә, хөрмәтле укучылар, фотоларыгызны, язмаларыгызны салыгыз. Интернет-газетабызны да бергәләп алып барыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев