Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр грант отты

Казан «Пирамида» күңел ачу комплексында Татарстанда «ЛУКОЙЛ»ның социаль һәм мәдәни проектлары VII бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Республикада аларны «РИТЭК» АҖы тәкъдим итә. Быел бәйге «ЛУКОЙЛ»ның 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән. Татарстандагы филиалы - «РИТЭК» эшли башлаганга да быел 21 ел. Бәйгедә катнашу заявкалары буенча бу ел рекордлы дисәк тә була. Барлык...

Казан «Пирамида» күңел ачу комплексында Татарстанда «ЛУКОЙЛ»ның социаль һәм мәдәни проектлары VII бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Республикада аларны «РИТЭК» АҖы тәкъдим итә. Быел бәйге «ЛУКОЙЛ»ның 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән. Татарстандагы филиалы - «РИТЭК» эшли башлаганга да быел 21 ел. Бәйгедә катнашу заявкалары буенча бу ел рекордлы дисәк тә була. Барлык еллар дәвамында аның саны 4 меңләп булган булса, 2016 елда бәйгедә республика буенча барлыгы 700 проект тәкъдим ителгән. Грант ярдәмен 157 җиңүче алачак. 64 проект абсолют чемпион дип табылган.

Иң яхшы проект ияләрен котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов килгән иде.

Шунысы күңелле, грант отучылар арасында безнең " Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективы да бар. Алар бәйгенең "Спорт" номинациясендә " Юный турист"проекты белән катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Бу хакта тулырак мәкаләне газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев