Әтнә таңы

Әтнәләр грипптан сакланыгыз

Гриппның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын бездә аңлап та бетермиләр. Шуңа да карамастан, вируслы авырулар арасында ул иң җитдиләреннән берсе булып тора. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, грипп һәм ОРВИ белән Россиянең 20 % ка якын халкы чирли. Күпләр грипп белән гадәти салкын тидереп авыру арасында зур аерма күрми. Россиянең баш эпедимиологы Николай...

Гриппның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын бездә аңлап та бетермиләр. Шуңа да карамастан, вируслы авырулар арасында ул иң җитдиләреннән берсе булып тора. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, грипп һәм ОРВИ белән Россиянең 20 % ка якын халкы чирли.

Күпләр грипп белән гадәти салкын тидереп авыру арасында зур аерма күрми. Россиянең баш эпедимиологы Николай Брико сүзләре белән әйткәндә, туңу яки тын юлларының вируслы инфекция белән бәйле авырулар бар да халык телендә суык тигәннән дип санала.

Грипп ОРВИ яки ОРЗдан ни белән аерыла соң?

ОРВИ яки ОРЗ вакытында: температура 37,5- 38,5 градус, баш авырта, күз ачыта, борын тыгыла, тамакта авырулар, йөткертә, туңдыра, хәлсезлек һәм йокы килү күзәтелә.

Грипп вакытында исә: температура 38,5 тән 40 градуска кадәр, баш бик каты авырта, күз ачытуы, борын тыгылу, тамакның ныклап авыртуы, көчле йөткерү, калтырау, хәлсезлек, мускуллар авыртуы, көчле тир бүленеп чыгу, кайвакытта эч авырту, косу, эч китү күзәтелә.

Фән үсеше елдан ел камилләшүгә дә карамастан, кешелек һаман да гриппка каршы тору чарасын таба алмый. Бу аның тиз арада эволюционлашуы белән бәйле. Барлыкка килеп торучы яңа штаммнар патогеннарга кешенең имммун системасын урап үтәргә һәм даруларга каршы торучанлыкны киметергә мөмкинлек бирә. Мутациянең югары тизлектә баруыннан тыш, грипп тиз күчүе белән дә куркыныч. Вирус белән көндәлек кирәк- ярак аша яки төчкергәндә яки йөткергәндә зарарланырга мөмкин.

Әмма иң куркынычы- гриппның кабатлануы. Әлеге фонда еш кына пневмония, йөрәк һәм кан тамыры авырулары, шулай ук нерв системасы авырулары, мәсәлән, меннингит барлыкка килергә мөмкин. Бу бигрәк тә сабый балалар, өлкән яшьтәге яки хроник авыру кешеләр өчен куркыныч.

Гриппның төп һәм иң эффектлы профилактик юлы булып эпедимиологлар фикеренчә, иң беренче чиратта вакцина ясату тора. Әмма алар бүтән төрле саклану чараларын да кире какмый.

Иң беренче чиратта халык җыелып торган урыннардан ерак йөрегез. Грипп белән авыртучылар белән аралашуны туктатыгыз.

Битегезгә кагылмагыз. Суык тидерү чорында кулларыгызда кеше күп булган урыннарда эләккән вирус кисәкчекләре булырга мөмкин. Ә авырту килеп чыгу өчен шул кул белән күзне ышку, кул белән иреннәргә кагылу яисә авызга конфет кабу да җитә.

Кулларыгызны юыгыз. Грипп белән авыручылар еш кына төчкерәләр, бу исә селәгәй белән вирус та тирә-якка тарала дигән сүз. Шуңа күрә өйгә кайтуга кулларыгызны юуыгыз һәм өс киемегезне алыштырыгыз.

Идәннәрне юыгыз һәм бүлмәне җилләтегез. Бу йортта авыручы кеше булган очракта эшләнә. Төчкергәндә төкерек аша вирус бүлмә җиһазларына да эләгә. Тузан сөртеп һәм бүлмәне җилләтеп сез вирус кисәкчекләрен юкка чыгарасыз.

Барлык саклык чараларын куллануга карамастан, авыртып китәсез икән, иң беренче чиратта табибларга мөрәҗәгать итегез.Грип яки ОРВИ диагнозын бары табиб кына куя ала. Шуны да истә тотыгыз, грипп бул са да, вирус инфекциясе булса да күбрәк су эчегез. Сыеклык организмда вирус нәтиҗәсендә килеп чыккан токсиннарны чыгару сәләтенә ия.

Эпедимиологлар грипп вакытында антибиотиклар куллануны файдасыз дип саный. Табиб андый даруларны бары бактериаль катлаулану вакытында гына билгеләргә мөмкин.

Онытмагыз, авыру беренче 5-7 көндә аеруча йогышлы. Бу чорда вирус таратуны кисәтү максатыннан бүтән кешеләр белән аралашуны киметегез. ТАСС мәгълүматы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: