Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ГТО фестивалендә катнашачак

19 февральдә "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында 11 сыйныф укучылары арасында ГТО фестиваленең беренче көне узды. Укучылар ату, турникта тартылу, озынлыкка сикерү, "отжимание" кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар. Фестиваль 22 февральдә Олы Мәңгәр мәктәбендә дәвам итәчәк. Биредә башта кызларга 3, егетләргә 5 километрга чаңгы ярышы уза. Соңыннан 11 сыйныфлар үзара...

19 февральдә "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында 11 сыйныф укучылары арасында ГТО фестиваленең беренче көне узды. Укучылар ату, турникта тартылу, озынлыкка сикерү, "отжимание" кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар. Фестиваль 22 февральдә Олы Мәңгәр мәктәбендә дәвам итәчәк. Биредә башта кызларга 3, егетләргә 5 километрга чаңгы ярышы уза. Соңыннан 11 сыйныфлар үзара көч сынашачак. Районның иң көчле 5 егете һәм 5 кызы 24 - 26 февраль көннәрендә Чаллыда узачак республика ГТО фестиваленә барачак.

Арчада Фәнил Гәрәфиев призына узган чаңгы ярышында Әтнәдән 15 кешелек команда катнашты. 3 тренер , 4 техникум студенты, 8 мәктәп укучысыннан торган команда беренче урыннарны алмаса да, киләсе елларда шундый бәйгеләрдә катнашыр өчен зур этәргеч алып кайтты. Шунысын билгеләп китәргә кирәк, команда составында чаңгычылар Күңгәр, Олы Мәңгәр, Олы Әтнә мәктәпләреннән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев