Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ГТО тапшырырга әзерләнә

ГТО тапшырырга әзерләнәләр Россиянең Яшьләр эше спорт һәм туризм министры Виталий Мутко урта белем бирү мәктәпләрендә 15 -25 май көннәрендә ГТО декадасы уздыру буенча махсус Указ чыгарган иде. Декада кысаларында район мәктәпләрендә ГТО буенча сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар мондый сыйныф сәгатьләрендә аның турында видеороликлар карадылар, ГТОның барлыкка килү тарихы, нормативлары...

ГТО тапшырырга әзерләнәләр

Россиянең Яшьләр эше спорт һәм туризм министры Виталий Мутко урта белем бирү мәктәпләрендә 15 -25 май көннәрендә ГТО декадасы уздыру буенча махсус Указ чыгарган иде.

Декада кысаларында район мәктәпләрендә ГТО буенча сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар мондый сыйныф сәгатьләрендә аның турында видеороликлар карадылар, ГТОның барлыкка килү тарихы, нормативлары белән таныштылар. Шушы уңайдан мәктәпләрдә ГТО фестивальләре узды. Әлеге чараларда башлап йөрүчеләр - мәктәпләрнең физкультура һәм ОБЖ укытучылары. Район мәгариф бүлегенең методик укыту буенча белгече Рамил Шәйхиев сүзләренә караганда, әлеге декада кысаларында аеруча Күңгәрдән Рафил Сибгатуллин, Күшәрдән Ришат Абдуллаҗанов, Яңа Шашыдан Динар Сәгъдиев һәм Күәм мәктәбеннән Булат Зарипов шөгыльләнгән укучылар җитди әзерлек үтүләрен күрсәтте.

Шунысын да әйтергә кирәк, ГТО фестивалендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче укучы Казанда узачак ГТО фестивалендә катнашу хокукын алачак. Ә Бөтенроссия ГТО фестивале август аенда Белгород шәһәрендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев