Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, "Халык контроленә" хәбәр итә аласыз

Әйе, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнәчәк. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай дип хәбәр итә. Хәзер һәр кеше законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш итә алачак... Законсыз сатучыларны әйтсәң ˜- акча Әйтергә кирәк, бу эшкә июнь аеннан Татарстанның «Халык...

Әйе, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнәчәк. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай дип хәбәр итә. Хәзер һәр кеше законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш итә алачак...


Законсыз сатучыларны әйтсәң ˜- акча

Әйтергә кирәк, бу эшкә июнь аеннан Татарстанның «Халык контроле» порталы актив кушылды. Хәзер исә Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу мөмкинлеге дә булдырыла. Бу этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында мәгълүмат җибәргән кешеләргә кагыла.

Мәгълүматларны берничә категория буенча җибәрергә мөмкин:

- "Сату кагыйдәләрен бозу" (ягъни төнге уннан иртәнге 10га кадәр сату; сату предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина оешмалары янында урнашуы; лицензиядән башка алкоголь продукцияне сату; контрафакт алкоголь продукциясен, спиртлы сыекчаларны сату; сатуны сату объектында түгел, ә башка җирдә булдыру);

- "Җәмәгать туклануы" (җәмәгать туклану предприятиесенең алкоголь продукциясен ваклап сату турында лицензия булуы-булмавы; алкоголь сату белән шөгыльләнгән җәмәгать туклану предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина оешмалары янында урнашуы);

- "Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше" (идән асты, гаражларда һәм башка җирләрдә лицензиядән башка алкоголь продукциясен җитештерү, зур күләмдәге спиртлы эчемлекләрне шешәләргә агызу, эшкәртү, легаль булмаган алкоголь продукциясен ташу (шул исәптән чит илдән дә).

Әлбәттә, бу фактлар буенча башта тикшерү эшләре уздырыла. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар, чыннан да, дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев