Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, "Хезмәт ветераны" исемен бирүгә үзгәрешләр кертелде

Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә 1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре...

Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә

1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар гына түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын алучыларга да биреләчәк.

Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә "Хезмәт ветераны" исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның - 20 ел, ә ир-атларның 25 ел хезмәт стажы булу шарт. Моңа кадәр "Хезмәт ветераны" статусын алуда стажга бәйлелек юк иде.

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев