Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Хәтер көне җитә, искә алыйк

Без җиңелмәдек, Казан егылмады Узган ел мин Хәтер көненә чыкмадым. Мең төрле сәбәп таптым: тешем сызлады, автобуслар йөрмәде, яңгыр яуды, зонтигым булмады. Мин кичерелми торган гөнаһ эшләдем, инде менә борчылып, оялып йөргәнемә дә бер ел була. Оялырлык та бит: үз милләтен яратучы, аның кайгысы белән кайгыручы, шатлыгына шатланучы кеше, журналист,...

Без җиңелмәдек, Казан егылмады

Узган ел мин Хәтер көненә чыкмадым. Мең төрле сәбәп таптым: тешем сызлады, автобуслар йөрмәде, яңгыр яуды, зонтигым булмады. Мин кичерелми торган гөнаһ эшләдем, инде менә борчылып, оялып йөргәнемә дә бер ел була.

Оялырлык та бит: үз милләтен яратучы, аның кайгысы белән кайгыручы, шатлыгына шатланучы кеше, журналист, китаплар, календарьлар чыгаручы булып йөр дә елга бер була торган Хәтер, Матәм көненә, Казанны саклап шәһид киткәннәрне искә алырга барма инде... Килешмәгәнне?!

Менә тагын октябрь ае җитте. Еларга да, зарланырга да җыенмыйм. Без кол булмадык, бары тик әсир генә булдык. Илгаз Ваһап Нәүрүзханның "Сөембикә" романында мондый юллар бар: "Әсир белән кол арасында аерма нәрсәдә?" "Әсир - ватаны өчен иреген, азатлыгын югалткан кеше булса, кол-хезмәтче - үз мәнфәгатьләре өчен ватанын корбан иткән кешедер". Мин бу романны 1992 елда 25 мең тираж белән чыгарган идем. Ул - татар халкының бөеклеге турындагы искиткеч роман. Тарихи хәтерне оныттырып булмый. Иртәме-соңмы ул барыбер ачылачак. Бер төн йокламый кофе эчә-эчә, Интернетны актарсаң, әллә ниләр табып була. Әллә нинди кызыклы сайтлар бар. Яшьләр яза, яшьләр укый. Болар инде безгә караганда күпкә белемлерәк, акыллырак, укымышлырак. Алар татар халкының фаҗигале язмышы турында бөтен дөньяга сөйлиләр. Шуларны укыгач, укытучы Фәрит Вафинның да исләре киткән.

1989 елдан башлап һәр елны Казанны һәм дәү¬ләтебезне яклап, 1552 ел шәһид киткәннәрне искә алу өчен, 15 октябрьдә Ирек мәйданына җыелабыз. Башкалабызның киң урамнары, иркен мәйданнары халык ташкыны белән тула иде. И, ул көннәр... Сагындыра, бик сагындыра. Монда бит милләтебезнең затлы ул-кызлары җыела. Аларга азатлык, мөстәкыйльлек кирәк. Ул безгә генә түгел, Казанны яклап шәһид киткәннәргә дә кирәк. Киләчәгебезгә дә кирәк.
Әле генә бит Хәтер көненә 1 май, Бөек Октябрь революциясе демонстрацияләренә мәҗбүриләп китерелгән кадәр халык чыга иде. Кая китте соң алар?! Марат Мөлеков, Хәләф Гарданов, Рәшит Ягъфәров, Рәшит Әхмәтҗанов, Вафирә Гыйззәтуллина, Кояш Тимбикова, Рейн Ганиев, Миншәех Зәбиров, Әхмәт Гадел, Туфан Миңнуллин, Шамил Закиров вафат булдылар. Алар бит бер генә Хәтер көнен дә калдырмый иде. Җилдә, яңгырда күшеккән әле тагын күпме җаннар күз алдында тора.

Галимә Фәридә Гаффарованы да бер дә онытмам кебек. Хәтер көнендә шундый салкын яңгыр яуды. Ул җиңелчә киенгән иде, икенче көнне без аны соңгы юлга озаттык. Халыкның әллә теше сызлый, әллә зонтигы юкмы, Хәтер көненә чыгучылар бик аз калды. Соңгы елларда кемнәрдер халыкның башын бутау белән дә шөгыльләнде. Хәтер көненең төгәл көнен күчерү белән уйнарга тотындылар. 11 октябрь, 2 октябрь диләр. Әйтерсең лә, көнне үзгәрткәннән нәрсәдер үзгәрә. 15 ок-тябрь, Хәтер көне буларак, инде Гаяз Исхакыйлар заманыннан килә.

...Үзем дә җылы эчле, яңгыр үткәрми торган бишмәт алдым. Кышкы итегемне киярмен, зонтигым да бар. Кулымнан әллә нинди эш килми-килүен, шулай да кеше саны булып басып торырмын, Аллаһ теләсә. Күбәү дисеннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) да: "...башка өммәтләр алдында сезнең күплегегез белән мактанырмын..." - дигән. Безнең турыда әйт¬кәндер ул.

P.S. Хәтер көненә багышланган митинг 11 октябрьдә сәгать 11.00 дә "Казан" милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда була. Хәтер догасы 12 се көнне Сөембикә манарасы янында кылыначак.
Фәния ХУҖАХМӘТ
("Ватаным Татарстан", № 148, 07.10.2015)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев