Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Хәтер почмагы...

Редакциягә хат килде Әтнәләр, Хәтер почмагы... Минем әтием, сез, якташларым, яхшы белгән татар язучысы, җәмәгатьчелеккә билгеле журналист - Радик Хәбибрахман улы Фәизов. Светлана ФӘИЗОВА( АНИСИМОВА) Ул Әтнә районының Дусым авылында туа. Кечкенәдән туган авылының табигатен, кешеләрен яратып, алар белән аралашып үсә ул. Авыл халкының шатлыклары, кайгылары да әтигә чит булмаган,...

Редакциягә хат килде

Әтнәләр, Хәтер почмагы... Минем әтием, сез, якташларым, яхшы белгән татар язучысы, җәмәгатьчелеккә билгеле журналист - Радик Хәбибрахман улы Фәизов.

Светлана ФӘИЗОВА( АНИСИМОВА)

Ул Әтнә районының Дусым авылында туа. Кечкенәдән туган авылының табигатен, кешеләрен яратып, алар белән аралашып үсә ул. Авыл халкының шатлыклары, кайгылары да әтигә чит булмаган, ул аларны йөрәге белән кабул иткән. Авылдашлары белән бергә шатланган, алар белән бергә кайгырган, киләчәккә планнар корган. Тормыш шартлары ничек кенә авыр булмасын, ул белем алырга тырышкан. Дусым авылына кайткач, күршеләрем минем белән очрашырга килеп, әти ем белән бәйле хатирәләрен яңарталар. Өлкәннәр мәктәптә укыган әтиемә фронтка хатлар яздырганнар. Авыл кешеләренең әтиләренә дә, ирләренә дә хатлар язган ул. Авылдашларның тормышын, көнкүрешен, хис-тойгыларын шуңа яхшы белгән. Әти аралашучан, яхшы күңелле кеше булгач, дуслары, сыйныфташлары да эч серләре белән уртаклашканнар.

Авыл кешеләренең генә түгел, әтиемнең үзенең балачагы да җиңел булмаган. Тугыз баласын калдырып, әнисе яшьләй үлгән аның. Ике абыйсы Бөек Ватан сугышында вафат булган Ачлыктан, авыртудан кечкенә сеңелесе Асия дә дөнья куйган. Ул сеңелесе хакында гомеренең соңгы көннәренә кадәр онытмады. Кечкенә вакытта күргәннәре, ишеткәннәре барысы да әтинең иҗатында чагылыш таба. Хикәя-повестьләре, пьеса, юморесткаларында да төп геройлары - аның авылдашлары.

Соңгы елларда мин әнием белән Дусымга еш кайттым, мөмкинлек булган саен бу якларны әйләнеп килергә тырыштык. Билгеле инде, кайткан саен Дусым авылының мәдәният йортында урнашкан әтиебезнең музеена керми калганыбыз юк.

Мин бу әтиемнең икенче йортына керәм дә туктап калам, сулышым кысыла: чөнки миңа мондагы бар нәрсә таныш, ә янәшәмдә әтием басып торган кебек тоела. Менә аның кулъязмалар баса торган машинкасы, күз алдымнан әтинең кичләрен шушы машинкада эшләп утырган вакытлары узгандай була. Менә аның ишектән кергәч тә плащы эленеп тора. Хуҗасы белән бергә ниләр генә күрмәгән ул. Кепкасы да янәшә генә тора. Шунда ук пыяла астында журналлар, китаплар, газеталардан киселгән өземтәләр. Грамоталар куелган. Стендта безнең тормыштан алынган фотосурәтләр. Кайсында әти яшь, кайсында әни белән бергә төшкән, кайсында нәрсәдер эшли. Кайбер фотоларда әтине кемнәрдер котлый... Әтием Радик Хәбибрахман улы Фәизовның музее. Әлеге музей авылдашларның теләге, тырышлыгы, булышлыгы белән ачылды. Аллага шөкер, әти үзе бу музейны ачканда исән иде, һәм үзе "Мин бик бәхетле кеше..." дип авылдашларына рәхмәтен әйтә алды. Әнием Дамира Габделхтәй кызы, без - кызлары Венера, Светлана, Лира да Дусым авылы халкына, әлеге музейны оештырган, аны һаман тулыландырып торганнары өчен, әтиебезне олылап искә алып бирегә килүчеләргә олы хөрмәтебезне җиткерәбез. Ә Гөлшат Рәүповага иң изге теләкләребез. Аллаһы Тәгалә үзен зурласын. Сәламәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев