Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр хәтерлисезме

Иң зур бүләк - ипи! Без кечкенә идек әле, ялгышмасам, икенче класста укыган чак. Җенем сөймәгән бәйрәмем бар - 23 февраль. Ул көнгә укытучыларыбыз әтиләргә бүләк әзерләтәләр. Бабаңнар булса, берничәне әзерлисең. Пыялага пластилин ябыштырып төрле сурәт ясаудан, кәгазьгә чәчәк ябыштырудан гыйбарәт бу гамәл. Минем эш хутта - әти дә, бабайлар...

Иң зур бүләк - ипи!

Без кечкенә идек әле, ялгышмасам, икенче класста укыган чак. Җенем сөймәгән бәйрәмем бар - 23 февраль. Ул көнгә укытучыларыбыз әтиләргә бүләк әзерләтәләр. Бабаңнар булса, берничәне әзерлисең. Пыялага пластилин ябыштырып төрле сурәт ясаудан, кәгазьгә чәчәк ябыштырудан гыйбарәт бу гамәл.
Минем эш хутта - әти дә, бабайлар да юк. Тик күзләргә яшь тыгыла, ясыйсы килә. Болай гына түгел, бүләк бирер кешем булсын иде. Абыйлар чутсыз, тик аларга бүләкне ясамыйм. Каз көтүе көтәбез дә (күбесенчә Ямаштагы туганнарда), шуның өчен бирелгән акчага абыйларга пәке, каеш, Саҗидә ападан биш тиенлек "коймаклы" сагыз алам - дүртне. Фирдәүсә, Кадрия, Гөлфия, ике Хәйдәр, Айдар, Рәшат, Илфат, Миннәхмәт, Рәхилә, Чулпан, Әлфия, Илгиз - аларның барысының да әтиләре бар. Телләрен чыгара-чыгара бүләк әзерлиләр. Тәрәзәгә карап утырам. Әни пластилин да, төсле кәгазь дә алган-алуын. Тик узган ел бүләк ясап алып кайтып: "Әтигә ясадым, иң матуры минеке, әти күрcә сөенер иде", - дигәч, әни тәрәзәгә карап, дәшми генә бик озак басып торды. Җилкәләре калтыраудан аңладым инде: әни шулай елый иде. Шуннан соң ант иттем: бүтән беркайчан бүләк ясамыйм!
...Башымны сыйпаганга күтәрелеп карадым. Укытучым Асия апа:
- Миләүшә, ник ясамыйсың?.. - дип сорады да, төртелеп калды.
- Кемгә? Мин абыйларга бүләк алдым инде: дүрт сагыз, бер пәке, ике каеш, энемә бер сыбызгы.
- Әшрафҗан абыеңны бик яратасың бит, аңа яса.
- Апа, алай булмый бит, ул күрше бабай гына бит...
- Күрше бабаңны сөендерәсең килмимени?
Килә анысы, бик килә, дөньядагы иң шәп бабай бит ул. Иртәгә бәйрәм, иптәшләрем инде ясап бетерәләр, әле мин башламаган да. Ул көнне Асия апа дәрестән соң ике сәгать минем белән утырды. Без авылның иң очында - ферма белән янәшә торабыз. Асия апалар икенче башта диярлек, шулай да укытучым мине өйгә кадәр үк озатып куйды. Әни белән бик озаклап нәрсәдер сөйләштеләр. Аны озаткач, әни өйгә бик сөенечле йөз белән балкып керде (укытучым Асия апаның яхшылыгын мәңге онытасым юк, кияүгә чыгып биш бала анасы булгач та, гел хәлемне белешеп, киңәшләр биреп торды ул).
Кичкә кадәр түздем, тик иртәнгә кадәр түзәр чамам калмады, бүләгемне алдым да, Әшрәфҗан абыйларга чаптым. Ләкин капкаларына килеп төртелдем - бикле. Озак уйлап тормадым, койма өстенә менеп шарылдап кычкырырга тотындым: "Әшрафҗан абый, Әшрафҗан абый!" Ишетмиләр, кычкыра-кычкыра кәҗә тавышлары чыга башлады.
- Төш, салам сыйрак, тамагың ертыла бит, фермадагы үгезгә кадәр чылбырын өзеп качты тавышыңнан куркып! - дигәнгә борылып карасам, толып кигән Әшрәфҗан абый басып тора, авызын ерып. Кар көртенә сикереп төштем дә:
- Әшрәфҗан абый, егетләр көне белән котлыйм! - дип, туктап калдым, оныттым нәрсәләр әйтәсен. Тиз генә түшемә яшерелгән пыяла кисәген чыгарып суздым. Күрше бабай катып калды, аннан иелеп, кочаклап алды. Карасам - елый! Нәрсә соң инде бу: өйгә бүләк алып кайтсам да елыйлар, күрше бабайга бирсәм дә елый, сөенүче юк.
- Рәхмәт, кызым, бик зурладың, - диде Әшрәфҗан абый. - Әйдә, керик әле, минем дә синең тавышка каравылдан чыгуым, чәй эчеп керермен. Әбиең биләмгә киткәндер.
Алар өчесе яшиләр, оныклары Сәрияне үстерәләр (аның әтисе суга батып үлгән, әнисе еракта яши).
Аннан Әшрәфҗан абый олтаны купкан итегемне карады да: "Сәүдә әбиеңнең итеген киеп чыгарсың, монысына яңа олтан салырмын", - дип, итекне алып мич өстенә куйды. Хәзер дә әйтә алмыйм, ник елады икән ул: сөенечтәнме, әллә Сәрияне уйлапмы?
...Үзебездә башлангычны тәмамлап, Олыяз мәктәбендә укып йөргән вакыт. 8 Март бәйрәменә ике көн кала иптәш кызым белән кибеткә кердек. Бер абый кибетче кызга нәрсәдер сөйли. Сатучы безне бар дип тә белми, авызын ачып аны тыңлый. Якынрак килеп тыңлый башладым. Ахырын гына ишетеп калып, бик әрнеткеч тәмамланган бу вакыйганы сатучы кыздан яңа баштан сөйләттек. Бу абый, бүләк алучыларны шактый күзәтеп торганнан соң, күпләрнең зәвыксызлыгына хәйран калып бәян иткән икән әлеге хәлне.
Ул сөйләгән вакыйга 1921 елда безнең күрше авылда булган. Бу елны илнең ярты халкын ачлык кыруы мәгълүм инде. Сәхипҗамал апаның алты баласы, ире, каенатасы, каенанасы кечкенә генә өйдә ачлыкның соңгы чигенә җитеп, хәлсезлектән көч-хәл белән аякларын өстерәп йөри башлаган көннәрдә авылда хәбәр таралган: дәүләттән азык белән азрак ярдәм буласы, шуңа кадәр ничек тә исән-сау калырга кирәк. Ачлыкны, гомумән, бик күп авырлыкларны ир затлары кыенрак кичерә. Гаиләнең күп кешесе дәүләт ярдәмен көтеп җиткерә алмый. Иң беренче, бик нык шешенеп, Сәхипҗамал апаның ире белән каенатасы үлә, ике көн ара белән. Аннан ике ир бала күзләрен мәңгегә йома. Сәхипҗамал апа шашар чиккә җитә. Мөселман хатыннары соңгы чиктә генә теләнергә чыга, Сәхипҗамал апа да балалары хакына чыгып китә. Бер тәлинкә алабута катыш арыш онын каенанасына тоттырып, болай ди:
- Әни, бу өйдәге соңгы ризык, мин күрше авылларга чыгып карыйм әле, берәр эш таба алмаммы, зинһар, балаларны сакла. Казанга су тутырып кайнат та, яртысына шушы онның бер өлешен сал, өч көнгә җиткер, әни, мин өч көннән кайтырга тырышырмын. Суның калган яртысына менә моны салып кайнат, - дип, бер кисәк сарык тиресе бирә. - Коръәндә үләксә ашау тыелган, бу өченче ел үлгән сарыгыбызның тиресе, Гәрәйша тиресен салдырган иде, менә бер өлеше калган.
Шулай дип, Сәхипҗамал апа өйдән чыгып китә. Әби китап сүзенә каршы килә алмый, тире кисәген казан астында янган учакка ташлый, пешергән "аш"ны дүрт балага эчертә, ә үзе өч көн су гына эчеп тора. Сәхипҗамал апа күрше авыл мулласында өч көн эшләп, 7 бәрәңге, ике кушуч он алып кайта да, яңадан чыгып китә. Әби шул азыктан дүрт көн аш пешерә. Балалар ашасын дип, үзе тагын судан башканы авызына да алмый. Балалар инде олы, көнгә бер литр сып-сыек болганчык су кебек сыекча эчеп кенә туя алмыйча елый-елый ашарга сорыйлар. Сәхипҗамал апаның өченче кайтуы уңышлырак була. Китүенә алты көн үткәч, төнлә 23 бәрәңге, солдат котелогы тулы он белән кайта ул. Әбинең бүрәнә кебек шешенгән аяк-куллары инде йөрми диярлек, ул гел ятып кына тора. Сәхипҗамал апаның: "Әни, азрак кына аш кап инде", - дип өзгәләнеп ялынуына ул: "Килен, тәлинкәне яныма куй, үзем алып ашармын", - дип, ашны янындагы урындыкка куйдыра һәм, килене өйдән йомыш белән чыгып китүгә, дүрт баланы янына чакырып, шулпаны аларга чөмертә. Әбинең хәле көннән-көн начарлана, инде юньләп сөйләшә дә алмый. Беркөнне Сәхипҗамал апа атылып-бәрелеп өйгә йөгереп керә: "Дәүләт ярдәм җибәргән!" Аннан, сөенечтән елый-елый, яркәмгә (ярлылар комитеты) йөгерә. Бик озак йөреп, зур ярдәм алып кайта: ярты капчык яхшы он, ниндидер консервлар, ярма һәм бер калай банка повидло! Казан астына ягып җибәреп, аш салалар. Камыр әвәләп, күмер өстенә төче күмәч пешерергә куя Сәхипҗамал апа. Мичнең янып бетүен көтәрлек тә тәкатьләре калмый, балалар күмәч кисәгенә ташланып, пешеп бетәләр. Тешсез әби ул кисәкләрне авызына да ала алмый, Сәхипҗамал апа пешәр-пешмәс ашны алып аның янына ашыкканда, ул инде күзләрен зур ачып, тынып калган була. Соңыннан, олы кызы әйткәч кенә белә ул әбинең ике атнадан артык су гына эчеп торганын, үз өлешен оныкларына ашатып, аларның гомерләрен саклап калганын.
Мин бу вакыйганы шаклар катып тыңладым. Белә торып үзеңне үлемгә дучар итү һәркемнең дә көченнән килми бит ул.
Әни кинога дип биргән 5, 20 тиеннәрне җыеп, 5 сумга якын акча туплаган идем, галәмәт күп инде бу, хәзерге 5 сум түгел ул сиңа! Әби-бабайларның пенсияләре 12-16 сум, ипинең бер буханкасы 16 тиен, сайка (югары сортлы оннан пешерелгән әкәмәт тәмле биш бүлемле ипи) 25 тиен. Әлеге кибеткә әнигә бәйрәмгә бүләк итәргә дип 1 сум 60 тиенгә хушбуй, 80ешәр тиеннән 3 пластмасса чәчәк (модада), бер җиз йөзек алырга кергән идем, алмадым, чыгып киттем. 8 Март көнне кибеттән ике сумка ризык алып, шабыр тиргә батып кайтып кердем. "Әни, сиңа бәйрәмгә бу, чәй эчәбез хәзер, самавыр куя тор", - дип, өстәлгә ипи, клиндер, конфет, чәй бушатуымны әни тынсыз калып карап торды. Аннан кочаклап алып: "И-и, балам, син дә үсеп җиттең, Аллага мең шөкер! Акыллым, булганым, таянычым бит син минем!" - дип, сөюе миңа - 5 сыйныф баласына галәмәт зур куаныч, горурлык иде.
Әниебез безнең бәләкәй генә бүләк-күчтәнәчләрне дә дөнья бәяседәй итеп ала белә, күкләргә күтәреп мактый иде. Ләкин соңрак, инде күп акчалар алып эшли башлагач, мин аңа нинди генә зур бүләкләр алсам да, сумкамнан ипи бушатканда әни күзләреннән агылган кебек куаныч, бәхетне мин күрмәдем. Ул вакытта ипи ризыклары ирекле сатуда иде, югыйсә.
Ипидән дә зур күчтәнәч юк. Аның бәһасе алтын-алмазлар бәясе ише генә түгеллеген мин әнә шул көнне аңладым. Кунакка килгән кеше өстәлемә ипи куйса, мин хәзер дә аңа зур хөрмәт белән карыйм, димәк, бик мәгънәле, затлы, зыялы кеше бу дип уйлыйм, күп очракта нәкъ шулай булып чыга да. Ипи һәрчак алдан йөргән, тик моны күпләр аңламый. Бик кызганыч.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев