Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр игътибар итегез

Үткән тәүлек эчендә генә башкалабыз Казанда 156 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның дүртесе нәтиҗәсендә 5 кешегә зыян килгән. Аларның икесе - җәяүлене бәрдерү һәм икесе- машиналар бәрелешү. Зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләрнең берсе буларак бала зыян күрүе бигрәк тә аяныч. Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәте мәгълүматлары буенча, үткән тәүлектә...

Үткән тәүлек эчендә генә башкалабыз Казанда 156 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның дүртесе нәтиҗәсендә 5 кешегә зыян килгән. Аларның икесе - җәяүлене бәрдерү һәм икесе- машиналар бәрелешү. Зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләрнең берсе буларак бала зыян күрүе бигрәк тә аяныч.

Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәте мәгълүматлары буенча, үткән тәүлектә 864 машина йөртүче һәм 72 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Шуларның 104е куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 73е- машинада кеше утыртып йөртү кагыйдәсен бозган өчен, шул исәптән 71е балаларны утыртып йөртү кагыйдәсен бозган өчен. Алты автомобиль йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев