Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, игътибар, конкурс!

Татарстан Республикасы Роспоребнадзор оешмасының Арча, Биектау, Балтач, Әтнә районнарындагы территориаль бүлеге иң яхшы слоганга (кричалка) конкурс игълан итә.

Конкурс Татарстан территориясендә 20 марттан 25 майга кадәр уза. Темасы - "Казан, футбол, сәламәтлек"не үз эченә алырга тиеш. Димәк кричалкада төп сүзләр дә әнә шулар булырга тиеш. Интернеттан алган материаллар конкурста катнашмаячак. Татарстанда яшәүче һәркем катнаша ала.

Конкурс эшләре kazankonkurs@mail.ru яки Казанның Большая Красная урамы, 30 йорт адресы буенча агымдагы елның 25 маена кадәр кабул ителә. Моннан тыш, метариалларны Биектау, Полковая урамы, 2 йорт яки Арча, Банковская урамы, 6а адреслары, шулай ук rpn.arsk@tatar.ru адресы буенча җибәрергә мөмкин. Адреслар барысы да Идарә сайтында бар: http://16/rospotrebnadzor.ru/325 буенча карарга була.

Материалларга катнашучының Анкетасын (ФИО, яшь, яшәү урыны, электрон почта, телефон) теркәргә онытмагыз.

Бәяләү ачык тавыш бирү һәм гади санау юлы белән билгеләнә. Нәтиҗәләр 2017 елның 1 июнендә ясала һәс Идарә сайтында, соөиаль челтәр битләрендә урнаштырыла.

Җиңүчеләр диплом һәм бүләкләргә лаек булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев