Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр игътибарлы булыгыз

Татарстан республикасы гражданнарына каршы кылынган мошенниклык очракларының артуы хокук саклау органнары хезмәткәрләрендә көннән - көн зур борчу тудыра. Интернет һәм элемтә чаралары аша алдануларга гадәтләнеп киләбез. Республикада акчалардан колак кактыру уе белән ялган мәгълүмат биреп телефонына СМС хәбәр килмәгән кеше бар микән. Соңгы елларда хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан мондый...

Татарстан республикасы гражданнарына каршы кылынган мошенниклык очракларының артуы хокук саклау органнары хезмәткәрләрендә көннән - көн зур борчу тудыра. Интернет һәм элемтә чаралары аша алдануларга гадәтләнеп киләбез. Республикада акчалардан колак кактыру уе белән ялган мәгълүмат биреп телефонына СМС хәбәр килмәгән кеше бар микән. Соңгы елларда хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан мондый төр җинаятьләрне кисәтү максатыннан бик зур эш башкарылды. Мәгълүмат чаралары аша һәрдаим мондый җинаять механизмы турында аңлатмалар биреп бару да, аны төбеннән юкка чыгару максатыннан җәмәгать урыннарында төрле буклет- күрсәтмәлекләр тарату да мошенниклыкка каршы көрәш чарасы булып тора. Мондый төр җинаятьләр күбрәк өлкәннәргә кагыла дип саналса да, зыян күрүчеләр арасында яшьләр дә еш очрый. Моның ачык мисалы булып, әле күптән түгел генә райондашыбыз белән булган очрак тора. Интернет аша заказ биреп алына торган товарның күпкә арзан булуы беребезгә дә сер түгел. Әмма шул арзан булуга алданып, товар сатуп - алу кагыйдәләренә карата игътибарыбыз кими. Ә бу исә күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Әлеге хатын - кыз да интернет аша товар алганда мошенниклар кармагына эләгә. Нәтиҗәдә - аларга банк карточкасы номерын һәм артындагы өч санлы цифрларны хәбәр итә. Тегеләре исә моннан оста файдалана - карточкадагы акчаларны бик әйбәтләп кенә үз счетларына күчереп куя. Карточка турындагы мәгълүматны чит кешеләргә бирергә яраманлык турында һәркем белеп торырга тиеш. Инде ялгышлык белән шулай эшләсәгез, тиз арада карточканы блокировать итеп куярга һәм банк хезмәткәренә акча күчерү буенча бөтен операцияләрне туктатуны сорарга кирәк. Мошенниклыкны булдырмау һәркайсыбызның кулыннан килә, бары уяурак булу гына сорала. Акча турында сүз барганда берәүгә дә ышанмавың хәерле. Ә интернет аша әйберләр алганда иң беренче кибетнең сату - алу кагыйдәләре белән танышырга онытмагыз. Чит кешеләрдән килгән СМС ларга да игътибар итү кирәк.

Рамил Хәсәнов, тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев