Әтнә таңы

Әтнәләр игътибарлы булыгыз

Көн кадагы Безгә кагылмый димәгез Соңгы көннәрдә Бөтендөньяда булып узган хәлләр һәм тышкы сәяси ситуация террористик куркынычның көннән-көн көчәюен күрсәтә. Шушы уңайдан Әтнә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев белән сөйләшәбез. Яңа гына дөньяны тетрәндереп, бер- бер артлы кабатланган террористик актлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Илебездә генә шушы...

Көн кадагы

Безгә кагылмый димәгез

Соңгы көннәрдә Бөтендөньяда булып узган хәлләр һәм тышкы сәяси ситуация террористик куркынычның көннән-көн көчәюен күрсәтә. Шушы уңайдан Әтнә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев белән сөйләшәбез.

  • Яңа гына дөньяны тетрәндереп, бер- бер артлы кабатланган террористик актлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Илебездә генә шушы көннәрдә берничә шундый акт булдырылмыйча калды. Һәм моңа җирле халыкның игътибарлы булып, вакытында тиешле урыннарга хәбәр итүе ярдәм итте. Әтнә районында бу уңайдан терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш тагын да көчәйтелде. Әлеге көрәштә без дә иң беренче чиратта район халкы ярдәменә таянабыз. Иң беренче чиратта, шуны әйтәсе килә, янәшәдәгеләрегезгә игътибарлы булсагыз иде. Шик тудырырдай чит кешеләр күрдегезме, яки шундыйлар сезнең тирәдә вакытлыча яшәргә йорт алып торамы- үтеп китмәгез, ваемсыз булмагыз - Эчке эшләр бүлегенә шалтыратыгыз. Аноним рәвештә шалтыратырга да мөмкин. Шартлау куркынычы булган яки булырга мөмкин булган шикле әйберләргә тап булсагыз, бу турыда хәбәр алсагыз, шулай ук шартлау куркынычы булганда, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Берүк шикле әйбергә кагыла күрмәгез. Аның тирәсендә булганда телефоннарыгызны яки бүтән төрле радио белән идарә итүче предметларны алдан ук өзеп куегыз. Бу урыннан халыкны читкә җибәрүгә, шулай ук транспорт чараларының хәрәкәтен туктатуга ирешегез. Куркыныч урынга кисәтү билгеләре куегыз. Мөмкинлектән чыгып,куркыныч зонаны полиция килгәнчегә хәтле сакка алыгыз. Онытмагыз! Шартлау куркынычы булган әйбергә якын килергә, аның янындагы әйберләрне күчерергә, әлеге предметны кулга алырга яки аның белән ниндидер хәрәкәтләр ясарга,гомумән , полиция хезмәткәрләре килгәнче аңа кагылырга ярамый! Әгәр инде, Аллам сакласын, шартлау була калса, түбәндәгеләрне эшләргә онытмагыз: иң беренче чиратта, масштаблары, китергән зыяны турында полициягә хәбәр итегез. Шартлау урынына якын булган кешеләрне куркынычсыз зонага эвакуацияләгез. Җәрәхәтләр алучылар булса, аларга беренче ярдәм күрсәтә торыгыз. Полиция килгәнче берәү дә әлеге урынга якын килергә, шулай ук ул урыннан нинди дә булса предметлар алып чыгарга ярамый! Шартлау урынына килгән полиция хезмәткәрләренә әлеге хәлнең билгеле сәбәпләре, күрелгән чаралар турында хәбәр итәргә кирәк була. Тагын шуны да әйтәсе килә, мәсьәләне җитди рәвештә кабул итүегез сорала, телефон аша шаяртырга теләүчеләр бу эшнең җинаять җаваплылыгына китерүен онытмасыннар иде. Бу хәлләр кайдадыр еракта, безгә кагылмый дип тынычланырга ярамый. Тынычлы

Реклама


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: