Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр җиләк җыя

Бүгенге көндә авыл җирендә иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - җиләк җыю вакыты. Һәркем аз гына вакыты булдымы, җиләк күп булган болыннарга тартыла. Безнең Әтнә районында җиләкле болыннар бик күп, җитмәсә быел җиләк тә мулдан. Кичке якта кулларына чиләк тотып, биш, җиде, ун кило җыйдым, дип шатланып кайткан җиләкчеләрне дә еш...

Бүгенге көндә авыл җирендә иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - җиләк җыю вакыты. Һәркем аз гына вакыты булдымы, җиләк күп булган болыннарга тартыла. Безнең Әтнә районында җиләкле болыннар бик күп, җитмәсә быел җиләк тә мулдан. Кичке якта кулларына чиләк тотып, биш, җиде, ун кило җыйдым, дип шатланып кайткан җиләкчеләрне дә еш очратырга була. Тик җиләне җыю бер нәрсә, җыеп кайткач, аннан кышка кайнатма да әзерлисе бар бит әле. Шуңа да әлеге киңәшләр күз салу зыян итмәс. Җиләктән кайнатма әзерләү Кыш өчен кайнатма әзерләр алдыннан җиләк-җимешләрнең бозылганнарын, чүпләрен чистартырга, юарга кирәк. Кайнату өчен артык тирән булмаган калын төпле савыт әйбәт. Кайнатманы, гадәттә, җиз яки эмаль савытта әзерлиләр. Уртача кызулыктагы утта кайнаталар. Кайнату вакыты никадәр кыска булса, кайнатма шулкадәр тәмлерәк һәм хуш ислерәк була. Кайнату шикәр ширбәте әзерләүдән башлана. Шикәргә су салып, ул эреп беткәнче кайнатырга. Әзер ширбәткә җиләк-җимешләр салып тагын бераз тотарга. Барлыкка килгән күбекне әледән-әле җыеп торырга кирәк. Бакча җиләгеннән 1 кг җиләк, 1 кг шикәр комы, ярты стакан су. Иң башта ширбәт кайнатырга. Аны уттан алып, шуңа чистартылган җиләкләрне салырга. Берничә минуттан яңадан утка куеп, кайнатып чыгарырга, күбекләрен җыеп, утны киметеп, салмак кына утта кайнатып бетерергә. Суыткычта катыру Җиләкне суыткыч камерасында катырырга була. Моның өчен эре җиләкләрне сайлап юарга һәм киптерергә, бер-берсенә орынмаслык итеп подноска тезәргә дә шул килеш суыткычка урнаштырырга кирәк. Катканнан соң җиләкләрне целлофан капчыкка тутырырга. Катырылган җиләкне компот, желе, пирог эчлеге ясау өчен файдаланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев