Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр җимерек боз өемнәрен күреп шакаттылар

Елның-елында район үзәк чыршысы янына боз шәһәрчеге төзү матур бер традициягә әверелде. Оешма хезмәткәрләре көннең нинди булуына карамастан әйтелгән вакытка боз шәһәрчеген төзеп куялар. Быел да шулай булды. Боз, кар булмау, шулай ук яңгырлар явып узу да әлеге матурлыкны юк итә алмадылар. Табигать тә миһерле булып, көннәрне суытып җибәрде. Боз...

Елның-елында район үзәк чыршысы янына боз шәһәрчеге төзү матур бер традициягә әверелде. Оешма хезмәткәрләре көннең нинди булуына карамастан әйтелгән вакытка боз шәһәрчеген төзеп куялар. Быел да шулай булды. Боз, кар булмау, шулай ук яңгырлар явып узу да әлеге матурлыкны юк итә алмадылар. Табигать тә миһерле булып, көннәрне суытып җибәрде. Боз шәһәрчеге район халкын куандыра алды. Ә менә кемнәрнеңдер әлеге матурлыкны җимерергә батырчылыгы җиткән. Балалар өчен махсус эшләнгән, хәер, без, өлкәннәр дә беренче көннәрне әлеге лабиринтка кереп, әйләнеп чыктык, күңелле бит. Ә кичә, 2 гыйнвар көнне лабиринтның эче җимерелеп беткәнен күреп, күзләргә яшьләр килде. Күпме кешенең көче кергән хезмәтне бер тибүдә юк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев