Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Җиңүнең 70 еллыгын каршылый

Җиңүнең 70 еллыгы Минем газизләрем Әткәм-әнкәм игезәкләр кебек Әткәм - Кәрим, әнкәм - Кәримә. 1918 дә туган алар Язмышлар түгелдер бу димә. Әткәм - аксыл-кара чәчле, Әнкәм - коңгырт сары. Ә күзләре - зәңгәр кыңгырау, Бер авылда туып-үскән алар, Урамнары гына тик урау. Яшьлекләре чәчәк аткан чакта Матур гына тормыш...

Җиңүнең 70 еллыгы

Минем газизләрем

Әткәм-әнкәм игезәкләр кебек

Әткәм - Кәрим, әнкәм - Кәримә.

1918 дә туган алар

Язмышлар түгелдер бу димә.

Әткәм - аксыл-кара чәчле,

Әнкәм - коңгырт сары.

Ә күзләре - зәңгәр кыңгырау,

Бер авылда туып-үскән алар,

Урамнары гына тик урау.

Яшьлекләре чәчәк аткан чакта

Матур гына тормыш корганнар.

Берсен-берсе яратып һәм сөеп,

Якты киләчәккә барганнар.

Әткәемә килгән яңа хәбәр,

Солдат хезмәтенә китәргә.

Туган илгә булган изге бурычларны

Намус белән генә үтәргә.

Океаннарда йөзгән моряк булып,

Дөньяларны күргән корабтан.

41дә дошман явы килгән

Ил чикләрен бозып ерактан.

Әнкәем дә тылда хезмәт иткән,

Әткәемнән көн дә хатлар көткән.

Туган илгә җиңү киләсенә

Әнкәем дә үз өлешен керткән.

Бөтен халык бердәм күтәрелгән

Туган илне дошманнардан азат итәргә.

Каһәр суккан хурлыклы җиңелеп

Мәҗбүр булган үз иленә кайтып китәргә.

Әткәм кайткан туган авылына,

Таудан төшкән моряк киемнән.

Үзе чибәр - үзе исән-сау,

Бик бәхетле булган ул көн әнкәм.

Мине йөгерткәннәр "Әнә әтиең", дип.

Сары чәчләремне җилфердәтеп

Мин чапканмын әткәм каршына.

Әткәм кулларына алган мине

Һәм күтәргән көчле иңбашына.

Туган-тумачалар ишле булган,

Бик күп иде кияү- киленнәр.

Бер тамырдан үскән гөлләр кебек

Гөрләп үтте безнең гомерләр.

Инде олыгаеп үзем җиттем

Әткәм-әнкәемнең яшенә.

Газизләрем күптән вафат инде

Керәләр тик минем төшемә.

Без өч бала үстек әти-әни белән

Һәм яшәдек бик-бик бәхетле.

Урыннары гел оҗмахта булсын

Без аларга бик тә рәхмәтле.

(Әтисез үскәннәр мине гафу итсен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев