Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгәнгә штрафлар саллы

- Быелның тугыз аенда башкарылган алты меңнән артык тикшерүләрнең биш меңгә якынында җир турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланды. Аларга, гомум исәптә, 36 миллион сум штраф салынды, - диде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин. Закон бозуларның дүрт меңгә якыны - җир кишәрлеген үз белдегендә рөхсәтсез биләү; законлы хокукларың...

- Быелның тугыз аенда башкарылган алты меңнән артык тикшерүләрнең биш меңгә якынында җир турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланды. Аларга, гомум исәптә, 36 миллион сум штраф салынды, - диде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Закон бозуларның дүрт меңгә якыны - җир кишәрлеген үз белдегендә рөхсәтсез биләү; законлы хокукларың булмаган килеш җир кишәрлегеннән файдалану. Мондый гамәлләр өчен саллы гына штрафлар каралган.

Җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнелгән очракларда гражданнарга 20 мең сумнан да ким булмаганча штраф салына. Бу - җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 1 проценттан 1,5 процентка кадәрге күләме.

Җитәкчеләргә - 50 мең сумнан да ким булмаганча (1,5-2 процент), юридик затларга - 400 мең сумнан да ким түгел (3-5 процент).

Җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнелмәгән очракларда: гражданнарга 20-50 мең сум, җитәкчеләргә - 50-100 мең сум һәм юридик затларга 400-700 мең сум штраф салына.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев