Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, җир салымы ничек түләнә?

Әтнәләр, җир салымы ничек түләнә? Татарстан Республикасының Әтнә районы прокуратурасына авыл торак пунктларында яшәүчеләрдән җир салымын түләүне аңлатуны сорап аноним мөрәҗәгать керде. Түбәндәгеләрне аңлатып китәм. Нурия САБИРҖАНОВА, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе. Җир салымы нәрсә ул һәм аны ничек аңларга? Бу - җирле салым, салым салынучы объект кайсы җирлектә урнашса,...

Әтнәләр, җир салымы ничек түләнә?

Татарстан Республикасының Әтнә районы прокуратурасына авыл торак пунктларында яшәүчеләрдән җир салымын түләүне аңлатуны сорап аноним мөрәҗәгать керде. Түбәндәгеләрне аңлатып китәм.

Нурия САБИРҖАНОВА,

район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе.

Җир салымы нәрсә ул һәм аны ничек аңларга? Бу - җирле салым, салым салынучы объект кайсы җирлектә урнашса, аңа тиешле салымы да шул җирлектә түләнә.

Җирле хакимият РФ Салым кодексының нормаларына нигезләнеп, әлеге салымның размерын үзе билгели ала. Шулай ук җирлек тарафыннан әлеге салымны түләу вакыты, тәртибе, ташламалары да билгеләнә. Гамәлдә булган законнар җыелмасында килешенгәнчә, җир салымының субъектлары булып, шулай ук үз милке булып торган җир мәйданы булган, әлеге объектка салым салынган физик затлар да тора. Мөһим: җир субъектка, физик затка, файдалану өчен шәхси милке хокукында даими яки срогы чикләнмәгән вакытка файдалануга бирелгән булырга тиеш.

Әгәр дә җир мәйданы аренда килешүе буенча яки түләүсез файдалану хокукы белән бирелгән очракта, бу затларның салым түләү буенча бурычлары булмый. Аңлатуны сорый торган чираттагы факт, салымны түләргә тиешлек мизгелне ачыклау. Бу турыдан-туры җиргә хокук бирү яки милек хокукын дәүләт тарафыннан теркәүгә барып тоташа. Анысы РФ Гражданлык кодексы һәм күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве турында федераль законнар җыелмасы тарафыннан көйләнә.

Шулай булгач, ЕГРП да язулар языла башлаган мизгелдән физик затлар өчен җир салымын түләү бурычы барлыкка килә. Гомуми кагыйдә нигезендә, муниципаль берәмлекләр кысаларындагы теркәлү узган җир участокларына салым салына. Ләкин монда да берничә искәрмә бар, РФ салым кодексында тулы исемлек күрсәтелгән. Мәсәлән, күп фатирлы йортлар астындагы җирләр, әгәр дә участок уртак милек составы саналмаса, салым салу объектлары булып тормыйлар. 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап, күп фатирлы йортта яшәүче милекче әлеге йорт астындагы һәм уртак өлешле милек саналса, бу җир участогыннан салым түләргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев