Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр исегездән чыгармагыз

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында истәлек Исегездә тотыгыз! Янгын беркемне дә аямый. Тормышны һәм сәламәтлегеңне саклап калу өчен, шулай ук уттан йорт-җиреңне саклау өчен берничә эффектив янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәк. Урын-җирдә беркайчан да тәмәке тартмагыз. Алкоголь һәм сигарет - янгынның ярдәмчеләре. Электр җиһазларын беркайчан да утка тыккан килеш...

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында истәлек

Исегездә тотыгыз! Янгын беркемне дә аямый. Тормышны һәм сәламәтлегеңне саклап калу өчен, шулай ук уттан йорт-җиреңне саклау өчен берничә эффектив янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәк.

Урын-җирдә беркайчан да тәмәке тартмагыз. Алкоголь һәм сигарет - янгынның ярдәмчеләре.

Электр җиһазларын беркайчан да утка тыккан килеш күзәтүсез калдырмагыз. Кыска гына вакытка йортыгыздан киткән очракта да, аларны уттан алырга онытмагыз. Кулдан ясалган электр җиһазларын һәм "жучоклар" кулланмагыз.

Ут чыбыкларының төзеклеген тикшереп торыгыз. Бер розетка тишегенә беръюлы берничә электр җиһазы тыгып ут чыбыкларын көчәндермәгез.

Газ җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз. Бүлмәдә газ исен сизсәгез, шырпы сызу, утны кабызу һәм сүндер тыела.

Сүнмәгән тәмәке төпчекләрен һәм шырпыларны чүп савытларына ташламагыз, балконнан да атмагыз. Балкон һәм лоджияләрне, шулай ук эвакуация вакытында чыга торган баскычларны мебель, бүтән төрле җиһаз яки янучан сыекчалар белән капламагыз.

Газ һәм мич җиһазларын кулланганда сак булыгыз. Төтен морҗалары, вентиляция каналлары, йортлардагы каты ягулыкта яки газ белән эшли торган мичләр, плитәләр билгеле срокларда тикшерелеп торырга тиеш:

  • Ягу сезоны башланыр алдыннын;

  • 3 айга 1 тапкырдан да сирәк түгел.

Мичне артык кыздырмагыз. Мич тирәсендә тиз кабынучан әйберләр куймагыз.

Янган мичләрне, газ һәм электр җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз.

Балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Аларга мич ягуны кушмагыз, баланың газ һәм электр җиһазлары янында булуын кисәтегез, розеткаларга, шырпы һәм зажигалкаларга кагылуын булдырмагыз.

Идән яна торган материалдан булса, мич каршына 0,5x0,7 метрлы калай кисәге урнаштырырга кирәк. Янучан җиһазларны һәм мебельне яна торган мичтән 0,7 метрдан, ә мич тишекләреннән 1,25 метрдан якын урнаштырмагыз.

Янгынның беренче билгеләре:

1. Көйгән ис килү, башта җиңелчә, күренер-күренмәс, аннан куера баручы һәм күзне әчеттерүче төтен барлыкка килү.

2. Көчәнеш артса, ут чыбыклары кызып, үзенчәлекле резин исе чыгарып "сигнал бирә". Соңыннан изоляция кабына һәм пыскып яки янып, янындагы предметларны һәм агач төзелеш конструкцияләрне яндыра. Ис чыгу белән электр лампалары яртылаш көчәнгеч белән яна башлыйлар яки кыска ялганыш аркасынла бөтенләй сүнергә мөмкин.

3. Җил улавына охшаган гүләү тавышы һәм сумала исе морҗада корым яна башлавына сигнал булып тора.

4. Янган бинаның тәрәзәсен ватырга, күрше бүлмәләргә ишеген ачык калдырырга киңәш ителми, чөнки саф һава өстәмә кислород бирә һәм янгынның җәелүенә китерә.

Янгын килеп чыкса:

  • электрны өзәргә һәм өйдән кешеләрне чыгарырга;

-- янгын турында коткару бүлекләренә "01", "112" телефонына хәбәр итегез;

2-20-01 Әтнә янгын бүлеге; 3-23-82 Яңа Шашы авылының янгын сүндерү бүлеге;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев