Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65тән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга алачак. Пенсия яше ел саен ярты елга артып барачак. Канун 2017нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керә. Путинның, Россиядә пенсия яшен иртәме-соңмы арттырырга кирәк булачак, дигән тәкъдиме бар иде инде. Ул моны «русиялеләрнең гомер озынлыгы» белән аңлатты. Русия финанс министры Антон Силуанов та «Бу идеяне тизрәк тормышка ашырсак, икътисад өчен дә, бюджет өчен дә яхшы булачак», - дип белдерә. Хәзерге вакытта ир-атлар - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә китә. Ир атларның уртача гомере Россиядә 64 ел дип исәпләнә. Пенсия яшен тагын да озайтсалар, кеше лаеклы ялның ни икәнен дә белми калмагае…
Реклама