Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ишеттегезме

Теләче районы Лесной бистәсендә яшәүче 1934 елгы Николай Хохловның йорты янып көлгә әйләнгән. 13 декабрь кичендә - 20.35 сәгатьтә чыккан. Һәрхәлдә,Теләче янгын күзәтчелеге бүлегенә хәбәр шул вакытта керә. Янгын урынына беренчеләрдән булып килеп җиткән "Лесной" ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәсе утның күрше йортларга күчүен тоткарлап кала, ләкин Николай Хохловның йортын инде...

Теләче районы Лесной бистәсендә яшәүче 1934 елгы Николай Хохловның йорты янып көлгә әйләнгән.

13 декабрь кичендә - 20.35 сәгатьтә чыккан. Һәрхәлдә,Теләче янгын күзәтчелеге бүлегенә хәбәр шул вакытта керә. Янгын урынына беренчеләрдән булып килеп җиткән "Лесной" ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәсе утның күрше йортларга күчүен тоткарлап кала, ләкин Николай Хохловның йортын инде ут чолгап алган була. 21.15 сәгатьтә янгынны камап алалар,1960 елда төзелгән иске агач йорт тулаем янып бетә...

Янгынны туктатуга, коткаручылар ишелгән һәм янган өемнәр арасыннан йорт хуҗасының тәнен эзләргә керешә, ләкин берничә янган сөяктән тыш берни таба алмыйлар. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов әйтүенчә, башта табылдыкларны кәҗә яки берәр мал калдыгы түгел микән дип уйлаганнар, чөнки алар бик вак сыман тоела, авылдашлары да дядя Коляны Казанда яшәүче улы үзенә алып китмәде микән дип әйтә, бәлки йорт хуҗасы исәндер дигән фикер туа. Ни кызганыч, 15 декабрь көнне экспертиза нәтиҗәләре, янгында табылган калдыкларның кеше сөякләре булуын раслый...

- Беренче нәтиҗәләр буенча янгынның килеп чыгу сәбәбе, электр җиһазларын куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәү, - ди Ленар Тимерханов.

Теләче районында быел 10 янгын булган. шуларның тугызы - торак йортта.

Чыганак һәм фото: "Теләчеинформ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев