Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ишеттегезме

Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация бүлегенә алып китә, әмма операция ярдәм итми, алган...

Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация бүлегенә алып китә, әмма операция ярдәм итми, алган җәрәхәтләреннән 52 яшьлек табиб хастаханәдә җан бирә.

Кайнар эзләрдән шикле адәм тоткарлана. Ул 1930 елгы пенсионер булып чыга. Ачыкланганча, ул үзлегеннән ясалган коралдан аткан. Ни сәбәпле шундый адымга баруы ачыклана. Тикшерү эше дәвам итә.


Андрей Железнов "Саулык+" клиникасын җитәкләгән һәм 4 нче поликлиникада эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев