Тикшерү фаразлары буенча, 2014 елның мартында Афанасьевның 2001 елгы танышы аңа, үз сыйныфташы белән җенси якынлык кылуы турында сөйләгән. Шунанн соң ир-ат, бу хакта кызның якыннарына сөйләү белән куркытып, аның үзе белән дә шул ук гамәлләрне кылуын таләп итә. Хәзерге вакытта кызның Афанасьев белән кимендә 7 мәртәбә якынлык кылуы ачыкланган.
Тикшерү эше дәвам итә. 2001 елгы тагын бер кызның да явыз ниятле әлеге адәмнең корбаны булуы мөмкин. Тикшерү органнарының шулай фараз кылырга нигезле дәлилләре бар, диелә. Дөрес, ир-ат үз гаебен танымаган. Ул коляскага береккән инвалид булганлыктан, аннан беркая да китмәү турындагы язу гына алынган,дип яза intertat.ru.
Нет комментариев