Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ишеттегезме: коточкыч һәлакәт, ире үлгән, хатыны вакытсыз бала тапкан

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 3 февральдә, 17 сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург юлында - Яңа Чишмә районы биләмәсендә булган. Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелә. "Лада-Калина" белән 37 яшьлек ир-ат - Казан кешесе идарә...

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 3 февральдә, 17 сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург юлында - Яңа Чишмә районы биләмәсендә булган. Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелә. "Лада-Калина" белән 37 яшьлек ир-ат - Казан кешесе идарә итүе әйтелә. Һәлакәт аркасында "Лада Калина" йөртүчесе урында ук вафат була. Аның салондагы 2 һәм 5 яшьлек балалары, хатыны тән җәрәхәте ала. Алар Чистай хастаханәсенә озатыла. Йөртүченең хатыны йөклелекнең 38 нче атнасында була. Тиз арада аның баласын ярып алырга туры килә. Салондагылар саклык каешын эләктергән, балалар махсус креслога утыртылган була. Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев