Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, ишеттегезме, социаль пенсияләр артачак

Индексация 3,9 миллион пенсионерга эшләнәчәк. Нәтиҗәдә, уртача социаль пенсия күләме 129 сумга артып, 8774 сумга җитәчәк. (Казан, 1 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка артачак. Бу хакта федераль порталда хөкүмәт карары проекты урнаштырылган. Документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, дип яза "Российская газета". Дәүләт статистика...

Индексация 3,9 миллион пенсионерга эшләнәчәк. Нәтиҗәдә, уртача социаль пенсия күләме 129 сумга артып, 8774 сумга җитәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка артачак. Бу хакта федераль порталда хөкүмәт карары проекты урнаштырылган. Документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, дип яза "Российская газета". Дәүләт статистика федераль хезмәте пенсионерларның узган елгы яшәү минимумын исәпләп чыгарган.

Ә социаль пенсия картлык буенча иминият пенсиясе кебек индексацияләнми, ул пенсионерның яшәү минимумы күпме артуга бәйле, дип яза "Российская газета". Документка аңлатма язуында 2015 елда пенсионерның яшәү минимумы ил буенча уртача 7965 сумны, 2016 году - 8081 сумны тәшкил иткән һәм шундагы аерма - 1,5 процентка тиң чыккан. Шул күләмдә пенсияләр хәрби хезмәттә булганнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Ленинград блокадасында яшәгән гражданнарга, радиацияле яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына артачак. Шулай ук очыш-сынау составы хезмәткәрләре, космонавтикада хезмәт куючылар һәм аларның гаилә әгъзаларына пенсия түләү күләме арта.

Индексация 3,9 миллион пенсионерга эшләнәчәк. Нәтиҗәдә, уртача социаль пенсия күләме 129 сумга артып, 8774 сумга җитәчәк. Картлык буенча иминият пенсияләренә килгәндә, алар 1 февральдән 5,4 процентка индексацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев