Әтнә таңы

Әтнәләр кабат билен бирмәде

Бәйге «Таң» күмәк хуҗалыгында Кыш бабай призына яшүсмерләр арасында татар башкорт көрәше буенча чираттагы бәйге булып узды. Берничә ел рәттән оештырылган әлеге матур чара инде үзенә күрә матур бер традициягә әйләнеп килә. Катнашучылар саны да елдан ел арта. Бу юлы, мәсәлән, бәйгедә 9 үлчәү категориясендә барлыгы 118 көрәшче чыгыш ясады....

Бәйге

«Таң» күмәк хуҗалыгында Кыш бабай призына яшүсмерләр арасында татар башкорт көрәше буенча чираттагы бәйге булып узды.

Берничә ел рәттән оештырылган әлеге матур чара инде үзенә күрә матур бер традициягә әйләнеп килә. Катнашучылар саны да елдан ел арта. Бу юлы, мәсәлән, бәйгедә 9 үлчәү категориясендә барлыгы 118 көрәшче чыгыш ясады. Үзебезнең спорт мәктәбендә көрәш түгәрәгенә йөргән егетләрдән тыш, быел да Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарыннан да командалар катнашты. Ә инде күрше Мари Иле республикасыннан килгән командаларны әйтеп тә тормыйм, бездә үткән бер ярыштан да калмый алар. Ерак юлны якын итеп киләләр.

Биредә үткән көрәш бәйгесе күбрәк кечкенә яшьтәге мәктәп укучылар күз уңында тотып үткәрелә. Көрәш бәйгесен ачып җибәреп, "Таң " күмәк хуҗалыгы рәисе Алмаз Сибагатуллин да :" Зурлар арасында бик күп көрәш бәйгеләре үтә. Ә менә кечерәкләр гел читтә калып килә. Кечкенәдән катнашып, күреп үссеннәр. Көрәш бәйге генә түгел, ул үзенә күрә бер тәрбия чарасы да",-диде. Ачылу тантанасында шулай ук Яңа Шашы авыл җирлеге рәисе Марат Сабирҗанов, спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин, Биектаудан спорт мәктәбе тренеры Динар Зиннәтуллин, Йошкар Ола шәһәреннән тренер Илдус Гарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Яшь көрәшчеләрне котларга килгән Кыш бабай белән Кар кызы катнашучыларның һәрберсенә күчтәнәч пакетлар да тапшырды.

Командалар арасында беренче урынга лаеклы рәвештә Әтнә командасы ия булды. Икенче урында - Биектау, өчтә - Балтач, дүрттә - Арча, биштә - Мари Иле, алтынчы урында Яшел Үзән командасы. Әтнә командасыннан призлы урыннар яулаган дүрт егетнең Мәңгәрдән булуы белән горурланып та куйдым. Бу егетләр беренче сыйныфтан көрәш белән шөгыльләнәләр, димәк, дөрестән дә остазлары хезмәте юкка булмаган. Беренче урын өчен үзләреннән иң зур өлеш керткән Әтнә командасы егетләре:

25 килограмм, Сабитов Эмиль ( Олы Мәңгәр) - 3 урын;

28 килограмм, Филатов Айзат ( Олы Мәңгәр) - 3 урын;

36 килограмм, Гыйләҗев Адель (Күәм) -1 урын;

40 килограмм, Маннапов Әлфис ( Олы Әтнә) -2 урын;

43 килограмм, Сәләхетдинов Рәсим ( Олы Мәңгәр) - 1 урын;

46 килограмм, Мусин Марсель ( Олы Мәңгәр) -2 урын;

50 килограмм, Фәхриев Булат ( Комыргуҗа) - 1 урын.

Көрәш бәйгесен югары дәрәҗәдә оештырган " Таң" күмәк хуҗалыгы, Кышлау авыл җирлеге җитәкчеләренә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, аны оештыруда башлап йөргән Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә, спорт мәктәбе җитәкчелегенә, тренерларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Татарның милли бизәге булган көрәш бәйгесен югалтмыйча, аңа хөрмәт уятырдай шушындый ярышлар оештыру бу заманда үзе батырлык.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: