Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кабат дәүләт хезмәте турында

Электрон рәвештә халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү турында соңгы вакытта еш язабыз. Мондый хезмәтнең Бердәм порталы аша миграция хезмәте белән бәйле проблемаларны чишү мөмкинлеге дә бар икән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Лира Фәгъмеева белән сөйләшәбез. Әлеге хезмәт аша миграциягә кагылышлы нинди хезмәтләр буенча гаризалар...

Электрон рәвештә халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү турында соңгы вакытта еш язабыз.

Мондый хезмәтнең Бердәм порталы аша миграция хезмәте белән бәйле проблемаларны чишү мөмкинлеге дә бар икән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Лира Фәгъмеева белән сөйләшәбез.

  • Әлеге хезмәт аша миграциягә кагылышлы нинди хезмәтләр буенча гаризалар тапшыру мөмкинлеге бар?

  • Дөрестән дә, бүгенге көндә безнең бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Кемдер читтән күчеп кайта - прописка кирәк, кемгәдер чит илгә чыгу өчен паспорт кирәк. Әнә шундыйларга безнең бүлекчәгә килеп йөрмичә, электрон рәвештә генә дә гариза язарга мөмкин. Моның өчен www.gosusiugi.ru сайтында теркәлергә кирәк. Әлеге сайт аша яңа буын чит ил паспорты эшләргә, 64 -е серияле чит ил паспорты эшләргә, Россия гражданины паспорты эшләргә, тору урыны буенча регистрация үтү өчен,чит ил гражданнарына вакытлыча яшәү өчен рөхсәт алу өчен, "Вид на жительство" алу, адреслы справка- белешмә алу өчен гаризалар җибәрергә мөмкин.

  • Сайтта гариза тутыруның үзгәлекләре бармы?

  • Әлеге гариза бланкларын тутырганда бик игътибарлы булу кирәклеген искәртәсем килә. Барлык пунктларны да тулысынча, кыскартмыйча тутырырга кирәк. Шулай булмаганда, гаризаларны кабул итеп булмаячак.

    Электрон гариза бирүнең уңай якларын да әйтеп узасым килә. Моның иң беренчесе - чират торасы юк. Эш графигына зыян китермичә , тәүлекнең теләсә - кайсы вакытында, ялга, бәйрәмгә карап тормыйча, өйдән яки эш урыныннан, интернетка керү мөмкинлеге булган телефон яки компьютердан гариза бирү мөмкинлеге бар. Бу турыда күбрәк беләсегез килсә, 2 15 01 телефоннарына шалтыратып белешә аласыз.

  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев