Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кабат мошенниклар

Акча урлауның нинди генә юлларын уйлап тапмый б\үгенге көн аферистлары. Инде хәзер авылларда үзбәк якларыннан кайткан чит ил гражданнары йөри башлаган. Имеш, юлда аларга һөҗүм иткәннәпр, товарларын йолып алганнар. Бераз акча белән булышалмассызмы, янәсе. Үзләре итагатьле тагын, акчаны китереп бирәчәкләрен дә ышандыралар. Кем әйтмешли язган булса - язга, боерган булса...

Акча урлауның нинди генә юлларын уйлап тапмый б\үгенге көн аферистлары. Инде хәзер авылларда үзбәк якларыннан кайткан чит ил гражданнары йөри башлаган. Имеш, юлда аларга һөҗүм иткәннәпр, товарларын йолып алганнар. Бераз акча белән булышалмассызмы, янәсе. Үзләре итагатьле тагын, акчаны китереп бирәчәкләрен дә ышандыралар. Кем әйтмешли язган булса - язга, боерган булса - көзгә. "Әнә шундый шикле адәмнәргә тап булган очракта, 2-15- 75 телефоны аша Эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итүегез сорала", - дип искәртә Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре җитәкчесе Фәнис Низамиев. " Соңгы вакытларда Татарстанда ягулык салу станцияләренә һөҗүм итү очраклары ешайды. Шуңа да машина йөртүчеләр кичке, бигрәк тә төнге якларда машинага ягулык салу вакытында игъ тибарлы булсыннар иде. Бәласеннән баш-аяк", - дип тә кисәтә полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев