Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кабат уңышлы чыгыш ясады

Арчада шахмат һәм шашка уеннарын үз эченә алган "Төньяк балкышы" исеме астында "двоеборье"-бәйге узды. Дөреслектә, Арча районының мәгариф учреждениеләре арасындагы ачык беренчелек иде ул. Биредә Арчаның күп санлы шахмат-шашка уйнау осталарыннан тыш, Балтач һәм Әтнә командалары да катнашты. Хәтерлисездер, күптән түгел нәкъ шул исемдә шахмат беренчелеге үткәрделәр, безнекеләр кубок белән,...

Арчада шахмат һәм шашка уеннарын үз эченә алган "Төньяк балкышы" исеме астында "двоеборье"-бәйге узды.

Дөреслектә, Арча районының мәгариф учреждениеләре арасындагы ачык беренчелек иде ул. Биредә Арчаның күп санлы шахмат-шашка уйнау осталарыннан тыш, Балтач һәм Әтнә командалары да катнашты.

Хәтерлисездер, күптән түгел нәкъ шул исемдә шахмат беренчелеге үткәрделәр, безнекеләр кубок белән, медальләр тагып кайттылар. Бу юлы бәйгене катлауландырганнар: хәзер инде шашка да уйнарга кирәк булды. Шөкер, безнекеләр бу юлы да югалып калмадылар. Шашка уенында - 3 урын, шахмат бәйгесендә 1 урын яуладылар. Гомуми нәтиҗә - 2 урын, монысын да начар дип булмый.

1-2 һәм 3-4 сыйныф укучылары шашка уйнадылар. Биредә безнең Ислам Мөхәмәтҗанов, Азалия Мифтахова 2 урын алдылар.

5 сыйныфтан югары укучылар шашка гына түгел, шахмат та уйнадылар. 5-6 сыйныфта укучылар арасыннан Инсаф Бадиков һәм Азалия Әхмәтова 1 урынга лаек булдылар. 7-9 сыйныф укучылары арасында Айнур Гәрәев - 1 һәм Гүзәл Фидаева 3 урын алдылар. 10-11 сыйныфта укучылар арасында безнең нибары 7 сыйныфта укучы кызыбыз - Ләйлә Бариева 3 урын яулады.

Гомумән алсак, безнекеләр яхшы чыгыш ясадылар. Моңа Арча өчен чыгыш ясаучы, педколледжда укучы Роза Кадыйрованың 100 % нәтиҗә белән 1 урын алуын да өстәргә кирәк. Аны да безнеке дияргә була - Раил Шакиров шәкерте бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев