Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кан бирде

Үземдә сынадым Мин дә кан бирдем Кеше тормышын коткару өчен батырлык эшләргә яки уз тормышыңны куркыныч астына куярга кирәк түгел дип саныйм мин. Уйлаган кеше һәркайсы батырлык эшли ала икән.Тиешле урынга барып, булдыралганча , кулыңнан килгәнчә кешеләргә ярдәм итә алу гына кирәк. Сүзем, кан бирүчеләр, ягъни, донорлар турында. Барыбыз да...

Үземдә сынадым

Мин дә кан бирдем

Кеше тормышын коткару өчен батырлык эшләргә яки уз тормышыңны куркыныч астына куярга кирәк түгел дип саныйм мин.

Уйлаган кеше һәркайсы батырлык эшли ала икән.Тиешле урынга барып, булдыралганча , кулыңнан килгәнчә кешеләргә ярдәм итә алу гына кирәк. Сүзем, кан бирүчеләр, ягъни, донорлар турында. Барыбыз да биология дәресләреннән укып, канның кеше тормышы өчен иң кирәкле мәтдәләреннән берсе икәнлеген яхшы беләбез. Бүгенге көндә меңнәрчә кешеләр канга мохтаҗ. Моның шулай икәнен тормыш та ачык күрсәтә.

Тик кенә йөрми барлык җиһазлары, җайланмалары куелган машина. Шунда әле мин күргәне генә җиде белгеч - табиблар, шәфкать туташлары да бар.Гел бу машинаны күргән саен, шуның кадәр кан бирүчеләр бар микәнни дип уйлый идем моңа кадәр. Бар икән шул. Бүген үзем шаһит булдым.

Олы Әтнә хастаханәсенә кан бирергә килүчеләр дә нәкъ тә минемчә уйлый икән. Фотоаппарат тотып, кан бирүче донорларны газета өчен фотога төшерергә диеп кенә чыгып киткән җирдән, мин үзем дә кан биреп кайттым. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, миңа кадәр генә 40 кеше кан биргән иде инде, бу әле төшкә кадәрге вакыт.

Телим дип кенә дип кенә дә биреп булмый икән ул канны. Үз нечкәлекләре бар икән. Монысын чиратта торганда белдем. Сәламәтлегең нык булу кирәк , чөнки кемнең гемоглабины түбән, кемнең - кан басымы, андыйларны табиблар кертмәделәр.

Белмәүчеләргә монысы да кызык булыр дип уйлыйм. Кан бирергә килгәндә үзең белән шәхесеңне ачыклаучы документ булуы шарт. Белгечләр иң элек гариза - анкетаны тутырырга кушалар. Шуннан соң, гына кан бирергә чират аласың. Шунда ук кан басымын үлчиләр, кан составын, группасын тикшерәләр. Чәй, печенье кебек тәм- том тутырылган пакет та бирәләр ( донорлар алай ук кадерсез түгел икән әле!). Һәм менә кан бирә торган бүлмәгә узасың. Кулны ныгыттырып жгут белән кысканнан соң, башта анализ өчен генә берничә колбага алалар. Аннары инде чын-чынлап кан алу процессы башлана. Күп тә түгел , аз да түгел - 300 грамм чип- чиста кан. Баш та әйләнеп киткән сыман булды, бераз хәлсезләнү дә тойдым. Тик озакка түгел - жгуты гына катырак кысылган икән. Монда төрле хәлләр булгалый, дилэр. Монысын белгечләр үзара сөйләшкәннән ишеттем. Кемдер - кан күргәч курка, кемдер - урыннан кисәк торгач чайкалып китә икән, шуңа да табиблар сүзен яхшылап тыңларга кирәк. Тыңлап эшләгәндә кеше гомере өчен бернинди куркыныч күрмәдем. Киресенчә, җиңел, рәхәт булып китте.

Мин дә кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәм, дип горурланып куйдым. Дөрес, бу эшем өчен хезмәттәшләремнән дә, өйдәгеләрдән дә бераз эләкте эләгүен. Тик монысы да үтеп китте - алар минем инде моңа кадәр дә берничә тапкыр кан биргәнне белмиләр иде шул. Ә иң куандырганы - миннән соң чиратта торучылар тагын да артып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев