Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз!

Чисталык Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз! Чистару буенча икеайлык игълан ителгәнгә ун көннән артык вакыт үтте. Башта кар бар әле, дидек. Көннәр җылытып җибәрде, чүп-чарлар, тегендә-монда ыргытылган шешәләр калкып чыкты. Сүрия МИНГАТИНА Һәм "Безне кем алып чүплеккә ташлар икән", дип торып торалар. Шул йортта, шул урамда яшәүчеләр дә сабыр гына...
Чисталык
Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз!
Чистару буенча икеайлык игълан ителгәнгә ун көннән артык вакыт үтте. Башта кар бар әле, дидек. Көннәр җылытып җибәрде, чүп-чарлар, тегендә-монда ыргытылган шешәләр калкып чыкты.
Сүрия МИНГАТИНА
Һәм "Безне кем алып чүплеккә ташлар икән", дип торып торалар. Шул йортта, шул урамда яшәүчеләр дә сабыр гына көтә… - "Оешмалар җыештырыр әле!" Оешмалар нишлиме? Карап, йөреп чыктылар: бар намуслылар, бар оятсызлар. Бардыр өлгермәүчеләре дә…
Карл Маркс урамыннан йөрим: капчык күтәреп чүп-чар җыючы Рәүф абыйга еш очрыйм, "Рәүфне көтәләр болар, бу урамга бер Рәүф җитә диләрдер инде…"- ди. Үзебезгә билгеләнгән Коммунар урамын да барладык, шул урамда яшәүчеләр оялмагач, безнекеләр дә, Рәүф абый кебек капчык асып, чүп җыйнап кайттылар. "Капка алларына кермәдек, кисәттек кенә, җыештырмасалар…"- дип дәвам иттеләр.
Ни белән бетәсен беләсегез киләдер? Безнең дә беләсе килде. Законнарны барладык, җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары белән сөйләштек. Үзе яшәгән җирне, әйләнә-тирәне җыештырмаган өчен хуҗаларына 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф түләтелә икән. Саллы гына сумма. "Ел да язасыз", дип тә уйлыйсыздыр. Тик быел язылып кына калмаячак.
- Башта кисәтәбез ( бу язма да кисәтүгә керә), аннан күзәтәбез. Җыештырылмаган очракта, шул йорт хуҗаларына протокол төзибез. Район советы каршында эшләп килүче административ комиссиягә тапшырабыз, алар штраф салачак…- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.
Авыл җирлекләренә шундый вәкаләт бирелгәнлеге хакында алдагы саннарда язган идек. Куркыту дип кабул итә күрмәгез, бу - бары аңлату. Үзебез яшәгән йорт алларын, урамнарны үзебезгә җыештырырга өйрәнергә вакыт. Теләсәк гөлбакча ясый алабыз, әнә шуңа омтылыйк! Авыл җирлеге дә быел чиста, матур урамны билгеләү буенча бәйге игълан итәргә җыена, бу хакта соңрак язылыр әле.
Табигатьнең - үз законы, кешенең - үз законы. Табигатькә кеше кирәк түгел, ә без табигатьсез яши алмыйбыз, шулай булгач җиңне сызганыйк…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.2600
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.3500
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.12300
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.19300
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.13100
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.7400
-
2 июль 2022 - 08:10Бер атнада – 43 20-26 июньнәрдә район юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 43 административ хокук бозу ачыкланган.11700
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.23300
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.13700
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.5100
-
1 июль 2022 - 15:19Берәүгә берәү кирәк - 2 өлеш (Кәрим Кара) Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.6400
-
1 июль 2022 - 14:15Ишетми калмагыз Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә тормышта, гаиләдә, мәктәптә иң мөһиме – тел өйрәнү.18600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.62800
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.7400
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.17500
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.41400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.62800
-
30 июнь 2022 - 16:23Пленар утырыш узды Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы булды.23500
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.23300
-
30 июнь 2022 - 11:35“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә Әлеге ремонтлардан соң ул, тулы күләмдә, республикакүләм ял лагере булачак.20000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика