Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кара җимешле үрдәк

1 үрдәк, 2 кишер, 5 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 100 грамм коры шәраб, 100 грамм баллы шәраб, 100 грамм су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк. Үрдәкне 4 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибеп, 20-30 минут көтегез. Табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Суган белән кишерне озынча,...

1 үрдәк, 2 кишер, 5 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 100 грамм коры шәраб, 100 грамм баллы шәраб, 100 грамм су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.

Үрдәкне 4 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибеп, 20-30 минут көтегез. Табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Суган белән кишерне озынча, юка итеп турагыз. Казанда суган белән кишер кыздырыгыз. Шуның өстенә үрдәк итләрен салыгыз, коры шәраб, 0,5 стакан кайнар су өстәгез. Кайнап чыккач, сүлпән утта 20 минут пешерегез. Томат пастасы, он, юган караҗимеш һәм тагын 100 әр грамм баллы шәраб, су өстәп, капкачын ябып, тагын 20-25 минут пешерегез.

Бер кешегә - бер кисәк. Соус, караҗимеш, яшел тәмләткечләр салып бирегез. Аерым яшелчә бирсәгез дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев