Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, карагыз, ял итеп кайттым

Ял итеп кайттым Шимбә көн клуб мөдирләре тарафыннан сезон ачу концерты куела дигәч, кич белән клубка юл тоттык. Шул ук көнне Күәмдә Шәрәпов концерты иде, күпләр шунда юл алды, ә минем элекке коллегаларым белән очрашасым, аларның чыгышларын карыйсым килде. Концертка өлкәннәр күбрәк килгән иде. Шуңа күрә чыгыш ясаучыларның кемлеген, кайда,...

Ял итеп кайттым

Шимбә көн клуб мөдирләре тарафыннан сезон ачу концерты куела дигәч, кич белән клубка юл тоттык. Шул ук көнне Күәмдә Шәрәпов концерты иде, күпләр шунда юл алды, ә минем элекке коллегаларым белән очрашасым, аларның чыгышларын карыйсым килде.

Концертка өлкәннәр күбрәк килгән иде. Шуңа күрә чыгыш ясаучыларның кемлеген, кайда, кем булып эшләүләрен аңлатып барырга туры килде. Чөнки сценария буенча 4 абыстай белән йомышчы малай сәхнәдә бөтерелде. Сценарий авторы - Ары авылы клубы мөдире Райлә Кадимова.

Кызлар әлеге программа буенча бик нык эшләгәннәр, беренче коймаклары да төерле булмады шикелле. Югары Көектән Алсу попурри җырлаганда өлкәннәр аптырап утырдылар. "Ничек көен һәм җырын бутамый? Үзе кечкенә генә булса да тавышы малай"!

Башка чыгыш ясаучыларны да халык җылы кабул итте. Иң күп һәм кайнар алкышлар ул көнне Киме клубы баянчысы Ильяска булгандыр. Үзе уйнап, үзе җырлаганын күргәч, "Кара бу егет тотлыга иде түгелме? Җырлаганда сыптыра гына", диючеләргә каршы 85 яшьлек Равилабый да мактанып алды: Хе, минем Солтан абыйның улы бит ул, булдырырга тиеш!" Дөрестән дә ул көнне Ильяс сәхнәнең кояшы, якты нуры иде.

Гармунчысыз клуб - ирсез хатын белән бер инде ул. Кем ничектер, тик мин ул көнне рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Коллективка, кызларга сәламәтлек, уңышлар телим.

Люция АБДУЛЛИНА,

Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев