Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, катлы яшелчә запеканкасы

Икешәр ташкабак һәм баклажан, 2-3 помидор, 1 баллы борыч, 2-3 тырнак сарымсак, 300 грамм каты сыр, 4 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае алыгыз. Юылган ташкабакны чистартып, юка телемләп турагыз. Помидор һәм баклажанны, орлыгыннан чистартылган борычны вак шакмаклап турагыз. Сарымсакны ваклагыз. Сырны эре угычтан уыгыз. Аннан соң ташкабак, баклажан, борыч, сарымсак...

Икешәр ташкабак һәм баклажан, 2-3 помидор, 1 баллы борыч, 2-3 тырнак сарымсак, 300 грамм каты сыр, 4 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае алыгыз. Юылган ташкабакны чистартып, юка телемләп турагыз. Помидор һәм баклажанны, орлыгыннан чистартылган борычны вак шакмаклап турагыз. Сарымсакны ваклагыз. Сырны эре угычтан уыгыз. Аннан соң ташкабак, баклажан, борыч, сарымсак һәм 200 грамм угычтан уылган сырның барысын бергә кушып, тоз, борыч сибегез. Йомырка өстәп, яхшылап болгатыгыз. Духовканы 180 градуска җылытыгыз. Майланган табага катнашманың яртысын, аннан помидорны, аның өстенә калган катнашманы салыгыз. Духовкада 20-30 минут пешерелә. Азрак пешергәч, алып, калган сырны сиибәргә һәм алтынсу төскә кергәнче духовкада тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев